Фәйзиев Вакыйф Зыятдин улы 1932 нче елның 24 нче гыйнварында Саба районы Төбәк авылында дөньяга килә.
Вакыйф абыйның да балачагы,үсмер чаклары сугыш елларына туры килгән. Матур гына башланып киткән балачакка да 1941 нче елның 22 нче июнь иртәсе нокта куя. Алда сынауның иң ачылары. Шулай булса да сынмаска, сыгылмаска кирәк. Илдә һәрнәрсәгә мохтаҗлык башланганда , шул чор балаларына белем алуны да чиклиләр.Нишлисең язмышлардан узмыш юк.
Сугыш башланган вакытта , аңа нибары 9 яшь була. Ул көннәрне ачык хәтерләмәсә дә, әтисен озатып калулар исендә кала аның. Инде 4 классны тәмамлагач ук, колхоз эшенә кушалар.Зурлар белән беррәттән ат белән җир сукаларга туры килә аңа. Ачлык , ялангачлык кирәген бирә аларның. Яланаяк басуга чыгып китеп, өшегән булса да бәрәңге алып кайткан көн бәйрәмгә әйләнә торган булган. Шул өшегән бәрәңгедән күмәч салып,аны чеметеп кенә ашау ул чор баласына ачлыктан исән калырга ярдәм итә.
Әлбәттә, бишәр,алтышар кеше яшәгән өйләрдә берничә бәрәңгедән генә салынган күмәч беркемгә дә зур-зур сыныклар белән эләкми инде. Шуңа да аның кадере дә зур булган шул. “Без бер өйдә 6 кеше яшәдек. Үзебез 5 бала,әни.Бер без генә түгел , саный китсәң ,8- 10ар кеше яшәгән өйләр бик күп иде”,- дип искә ала иде Вакыйф абый, ул чакларны искә алып.
Әтисе Зыятдин бабайдан бер-бер артлы хатлар килеп тора.Хатыны Нәсимәгә:”Үзеңне һәм балаларны сакла, авыр булса да түзегез инде,озакламый дошманны җиңеп кайтачакбыз “,-дип яза торган була.Ләкин аңа туган җиренә әйләнеп кайтулар насыйп булмый.
Сугыш тәмам... Тик аннан соңгы еллар да җиңел булмый бит. Ныгып аякка басар өчен,күп көч түгәргә туры килә.Яшьли чыныккан сугыш чоры баласы сынатмый. 14 яшендә әнисенең энесен эзләп, Чиләбе якларына чыгып китә,бераз акча эшләп кайтып,әнисенә һәм туганнарына булыша.Аннан соң армия сафларында хезмәт итеп кайта. Аннан кайткач аны авылга кладовщик, аннары бригадир итеп куялар.1959 нчы елны Төбәк авылы кызы Тәслимә белән гаилә коралар. Ике кыз тәрбияләп үстерәләр.
Тырыш хезмәте КПСС райкомы Мактау Грамоталары һәм колхоз идарәсенең мактау кәгазъләре белән бәяләнгән.
Фәйзиев Вакыйф Зыятдин улы 2000 нче елда вафат.