1927 елның 26 февралендә Кукмара районы Тәмле Чишмә авылында туа,
гаиләдә алар 4 кыз булалар, Разия апа - өченчесе. Аңа 14 булганда сугыш
башланган. Әтисе күп кенә сугышларда катнашкан, карт булу сәбәпле бу
сугышка бара алмаган.
Разия Ярулла кызы буыннары да ныгымаган килеш басуда урак ура, сугыш
елларында сөт җыеп, үгез җигеп Әлешкә сөт илтә торган була. Үгезләр аны
тыңламаган, ләкин яшь булуына да карамастан, аларны көйли алган, урман кискән,сука сукалаган, башка иптәшләре кебек йон оекбашлар бәйләп фронтка җибәрәторган булган. Сугыштан соң , Лесхоз бистәсенә күченеп киләләр, шунда эшкәурнашып эшли башлый, лаеклы ялга да Лесхозда эшләп чыга. Шушында ул үзенеңтормыш иптәшен дә очрата һәм 4 бала табып аларны олы тормыш юлыначыгаралар.Авыр сугыш елларындагы хезмәтләре өчен “Тыл ветераны ” исеме бирелгән,“Бөек Җиңүгә 50 ел”, “Бөек Җиңүгә 55 ел”, “Бөек Җиңүгә 60 ел”, медальләребелән бүләкләнгән.
2010 елның 2 мартында үлгән һәм Лесхоз бистәсе иске зиратындаҗирләнгән.