Габделхаков Фоат Габделхак улы 1923 елда туган. 1942 нче елның июнь аенда сугышка киткән. Фоат абый беренче Украина фронтында хезмәт итә.
1945 нче елның март аенда Берлин шәһәренә барып җитәргә 22 км калгач, аларның танкы шартлый. Фоатның сул кулы һәм сул аягы каты яралана. Аны Кавказга Ессентуки шәһәренә госпитальга җибәрәләр, шул госпитальдә 6 ай дәваланып ята. 1945 нче елның 20 нче августында үзенең туган авылына – Саяга кайта. Авылга кайткач, 1945-1956 нчы елларда Дөбъяз МТСында завсклад булып эшли. 1956-1960 нчы елларда “Тукай” колхозында председатель булып эшли. 1961-1966 нчы елларда Дөбъяз сельпосында сельпо председателе ярдәмчесе булып эшли. 1966-1974 нче елларда Усад сельпосында председатель булып эшли. 1974-1986 нче еллар Дөбъяз СМУсында прораб, мастер завсклад булып эшли. 1986 нчы елның мартынан лаеклы ялга чыга.
Сугыштан соң “Отечественная война первой степени” ордены белән бүләкләнә. 1983 нче елның 1 июлендә “Ветеран труда” медале белән бүләкләнә. 2005 нче елны Җиңүнең 60 еллыгана медаль белән бүләкләнә.
Бөек Ватан сугышы ераклашканнан- ераклаша бара. Ә менә фронтовиклар батырлыгы халык хәтеренә мәңгелек булып кереп урнашты. Сугышчылар гаиләләрендә кырыс кырыгынчы елларны, фронттагы иптәшләрен элеккечә үк еш искә алалар.
Сая авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан Фоат Габделхаковка 2013 нче елда 90 яшь тулды. Ветеранны юбилее һәм Җиңу көне белән котларга район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, урындагы җитәкчеләр, балалары һәм оныклары килгән иде. Сүз, әлбәттә, сугыш чорына кагылмый кала алмый, чөнки аның турындагы истәлек фронтовиклар өчен иң изгесе.
Сугыш башланганда Дөбъяз МТСында хисапчы булып эшләүче Фоат Габделхаковка унҗиде яшь була. Әтисе Габделхак абый һәм абыйсы сугышның беренче айларында ук фронтка китәләр. 1942 елның җәй башында Фоатка да чакыру кәгазе килә. Хәрби эшелон Татарстаннан яңа алынганнарны Мәскәүгә китерә, Фоат анда хәрби белгечлеккә өйрәнергә тиеш була. 6 ай укыганнан соң атучы- төзәүче (наводчик) белгечлеге ала һәм танк частенә билгеләнә. Машина-трактор станциясендә хезмәт чыныгуы алган авыл егет фронттагы авырлыкларга да түзә. Үзе йөрткән танк белән янарга да, ватылырга да, елга аша кичәргә дә туры килә. Танкист Фоат Габделхаков Днепрдагы көрәштә, Украина башкаласы Киевны азат итүдә катнаша. Польшада каты сугышлар бара, бигрәк тә Краков шәһәре өчен. Составында Сая егете дә булган танк часте Европаның иң матур шәһәрен азат итүдә актив катнаша.
- Безгә Берлинга барып җитәргә дә ерак калмаган, нибары 22 километр ара иде, - дип исенә төшерә фронтовик.
- Әмма сугышларнын берсендэ танкны шартлаттылар һэм мин каты яраландым.
Туган авылына 1 нче группа инвалид булып әйләнеп кайта.Фронтта алган яралар узлэрен гел искэ төшереп торып,озак төзәлмәсләр. Фоат кул кушырып утырырга жыенмый.Авылга ир-атларнын тырыш куллары бик тә кирәк була.
- Безнен Сая авылыннан фронтка ике йөзлэп кеше китте. Шуларнын 35е генә әйләнеп кайтты, дип ачынып искә төшерә ветеран.
- Сугыш һәркайсыбызда тирән эзләр калдырды, мин әле бүген дә төшемдә сугыш, полкташларымны, танклар күрәм...
Cугыштагы кыюлыгы һәм батырлыгы өчен Фоат Габделхаков күп кенә сугышчан медальләр белән бүләкләнгән.
Фоат, фронттан әйләнеп кайтып, бераз дәваланганнан соң, үзе эшләгән МТС ка килә.1948 нче елда ул Дөбьяздагы нефть базасы мөдире итеп билгеләнә, 1956 нчы елда Г.Тукай исемендәге колзохга рәис итеп сайлыйлар.
Алтмышынчы елларда аны Усад сельпосына рәис итеп билгелиләр. Соңгы елларда ул пенсиягә чыкканчы Дөбьяздагы төзелеш оешмасында прораб булып эшли.
Фоат абый белән бергә гомер юлын аның тормыш иптәше Сания апа да узган. Шушы буынның барлык кешеләре кебек үк, аңа да тылда сугышның бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татырга туры килә. Иртәдән кичкә кадәр ул, фронттан хәбәрләр көтеп, әнисе белән кырда эшли. Тик, кызганычка каршы, абыйларының үлгән хәбәре килә. Буйга җиткән, ныгыган кызларны окоплар казырга, урман кисәргә җибәрәләр. Бу эшләр Санияне дә читләтеп үтми, ул тылдагы хезмәт авырлыкларын үз җилкәсендә күтәрә.
Сугыш беткәч, ул изге күңелле кеше буларак белгән авылдашы Фоатка кияүгә чыга. Алар 5 кыз, 1 малай тәрбияләп үстерәләр. Бүген Габделхаковларның 10 оныгы, 12 оныкчыгы һәм оныкчыгының 1 баласы бар. Фоат абый белән Сания апа, бер-берсенә ышанычлы терәк, ярдәмче булып, балаларының даими кайгыртуын тоеп, 68 ел бергә гомер кичереп, 2014 елда Сания апаны соңгы юлга озаталар.