ГАБДРАХМАНОВ Бари Габдрахман улы (25.5.1912, Казан губернасы, Чистай өязе Кармыш авылы - 23.1.1944, Украина ССРның Кировоград шәһәре), Советлар Союзы Герое (13.9.1944, үлгәннән соң), гвардия кече сержанты. Донбасс, Мәскәү, Пермьдә эшли (1928-41). 1941 елның сентябреннән Кызыл Армиядә. 1941 нең октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 233 нче гвардия артиллерия полкының (5 нче гвардия армиясенең 95 нче гвардия укчы дивизиясе) орудие төзәүчесе. Сталинград, Дон, Воронеж, Дала һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Сталинград (1942-43), Курск сугышларында, Днепрны кичүдә һәм Полтаваны азат итүдә (барысы да - 1943), Кировоград операциясендә (1944) катнаша. 1944 нең 15 гыйнварында Грузский авылы (Кировоград өлкәсе) янындагы бәрелештә батырлык күрсәтә: дошманның контрһөҗүмен кире кайтарганда аның танкын шартлата, 2 орудиесен һәм 2 пулемётын юк итә. Яу кырында һәлак була. Ленин ордены, Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Кировоградта бер урам Габдрахманов исемен йөртә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
М.З.Хәбибуллин.