Габдрахманов Хәбибрахман абый 1925 елның 16 мартында Татарстанның иң матур авылы булган Телэче (элеккеге Саба районы) Җәнәй авылында дөньяга килә. Алар гаиләдә 5 бала була. Хәбибрахман абый - Габдрахман белән Гыйззинасның көтеп алынган беренче уллары. Аннары сеңлесе Гөлниса туа, озак та үтми, Шәяхмәт, Хуҗияхмәт һәм Басыйр дөньяга аваз сала. Бүгенге көндә 5 бала арасыннан Хәбибрахман абый гына исән.
1933 елда Хәбибрахман абый беренче сыйныфка укырга керә. Тормыш итүләре авыр булу сәбәпле, өч сыйныф белем белән кала. Җәен көтү көтә, кышларын фермада каравылда тора. Гаиләдә биш бала үстереп тәрбияләү өчен бик авыр вакытлар була. Кияргә кием юк, керосин юк. Әни мич төбендә имән чикләвеген киптереп он тарта иде. Әтигә ияреп үрәчәле чана тартып урманга утынга бара идек. Бервакыт урман каравылчысы балтабызны алып китте. Елый-елый буш чананы сөйрәп каранга төшкәч кенә өйгә кайтып кердек.
Еллар үтте... Күп кешеләр ачлыктан, чирдән вафат булдылар. Кайбер гаиләләр бәхет эзләп, читкә чыгып китәргә мәҗбүр булдылар.
1941 елның 22 нче июнь иртәсе. Кояшлы иртә ни өчендер моңсу да, шомлы да тоела. Бөтен авыл буенча таралган дәһшәтле хәбәр авыл халкын борчуга сала: “Сугыш башланган...”
Язмышларны җимергән бу көнне
Саклый халык һаман күңелендә.
41 нең кояшлы иртәсе
Әверелде кара күмергә.
41 нең –җылы июнь таңы
Коточкыч кан кою иртәсе-
Тарих битләрендә мәңге калды,
Кабат андый таңнар килмәсен.
Авыл халкы ыгы-зыгы килә, бөтен кеше эшен ташлый, колхоз идарәсе ишеге өстенә эшләпәле радиоалгыч көйлиләр һәм аннан Совет информбюросы сугыш хәбәрләрен өзлексез хәбәр итеп тора. Бөтен авыл халкы җыйналып, сугышның тукталуын ишетү, явыз илбасар немец фашистларының илдән куып чыгарылуын ишетәсе килү теләге белән, радиоалгычтан соңгы хәбәрләрне тыңлыйлар. Җәнәй авылыннан сугышка яраклы ир-атлар барсы да берәм-берәм сугышка китә башлыйлар. Авылда барлык гаиләләр өчен авыр тормыш башлана. Бөтен җирдә ачлык, ялангачлык хөкем сөрә. “Бала-чагалар ачлыктан үлмәсеннәр өчен, әниләр басудан черек бәрәңге җыеп кайтып он ясыйлар иде. Олы бала булганга, йорт эшләре, балаларны карау тулысы белән минем җилкәгә төште. Кычыткан ашлары, алабута ипиләре безне ачлыктан коткарып калды. Кечкенәдән урак урдык, көлтә куйдык. Черек бәрәңге оныннан пешерелгән коймак тәме әле дә тел очында тора. Кечкенә булсам да, олылар белән тырма тырмаладым, чәчү чәчтем. Әни урман кисүдә булды, өйгә кайтып та керә алмады. Иң истә калган вакыйгам: “Ашарга бер нәрсәдә калмагач, әни кечкенә капчык тотып, тегермәнгә чыгып китте. Шунда калган онны себереп алып кайтты. Тегермән тартырга килгән Олы Мишә авылы кешесе ике пешкән бәрәңге биргән. Шул көнне әни аш пешереп ашатты. Ул ашның тәмен бүген дә хәтерлим,”- дип искә ала ул авыр балачак көннәрен.
Сугыш... Нинди авыр, каһәрле , шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, хатыннарны тол калдырган.
Бөек Ватан сугышында Олы Мишә авыл җирлегеннән 286 кеше киткән. “Исән –сау , җиңү белән әйләнеп кайтыгыз, онытмагыз!”-дип, газиз аналар-улларын, сөйгән ярлар – парларын, балалар-әтиләрен әнә шулай озатып калалар. Авылыбыздан сугышка алынган ир-атларның нибары 56-ысы гына утны-суны кичеп,туган нигезенә әйләнеп кайта алган.
Олы Мишә авылыннан- 65 кеше, Олы Саурыш авылыннан -75 кеше, Түбән Саурыш авылыннан-68 кеше, Җәнәй авылыннан-23 кеше ил азатлыгы өчен барган авыр сугышта батырларча һәлак булды.
Хәзерге вакытта Олы Мишә авыл җирлегендә өч Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар инде өлкән яшьтәге кешеләр, ләкин авыл җирлегендәге һәр яңалык белән кызыксыналар, үзләренең акыллы, үткен киңәшләрен бирәләр. Укучылар белән очрашып, үзләренең үткәннәре турында сөйлиләр, тыныч тормышның кадерен белергә, яхшы укырга дип үзләренең киңәшләрен бирәләр. Алар- авылыбызның иң хөрмәтле кешеләре.
1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы кешеләргә бик күп кайгы- хәсрәт, авырлыклар, күз яшьләре алып килә. Матур яшәүне бозып, туган илгә илбасарлар басып керә. Хәбибрахман абый, 18 яше тулгач, 1943 елның 11 гыйнварында сугышка алына. “Сугыш өчен тумаган идек ләбаса,”- дип уйлый ул. Солдат сугышны сайламый. Ул сугышны игълан да итми, ул бары тик биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы булып, халык һәм Ватан исеменнән бирелгән боерыкны гына үти. Шулай итеп, Хәбибрахман абый 1943 елның 23 февралендә хәрби ант кабул итә. Башта өйрәнү полкында була. Укыган вакытта танк пулеметчы һөнәрен үзләштерә. Аннары аларны, иптәшләре белән бергә, сугыш кырларына озаталар. Хәбибрахман абый Ленинград янында бара торган сугышларда катнашкан.
....Сугыш тынган арада Хәбибрахман абый уйланырга яраткан, уйланып зәңгәр болытларга карап : “Туган илдә ниләр икән, әти-әнием исән-саулар микән, сеңлем –энемнәр нихәл икән?”- дип уйлаган. Ләкин кояшның да йөзе томанлы, һәр тарафтан дары исе аңкый, төтен исе борынны ярып керә. Санаулы минутларга гына сузылган тынычлык сагыну хисен искә төшерә. Нинди татлы, үкенечле бу сагыну хисе... Кинәт, тынлыкны бүлеп, фашист туплары гөрелтесе ишетелә. Пулялар сызгырып оча, туплар шартлый. Солдатлар атакага күтәрелә. Иң алдынгылар рәтендә баручы Хәбибрахман абый бомба шартлавына эләгә. Мизгел эчендә бөтен үткән томышы исенә төшә. Әнә еракта ак яулыгын болгап әнисе тора... аның кырыенда сеңлесе... Хәбибрахман каядыр билгесезлеккә оча... Яп-яшь егетне җир астыннан казып алалар. Бу - 1944 елның марты була. Хәбибрахман абый бик каты яраланып (контужен булып), Белово госпиталенә озатыла.
Беловода берничә ай дәваланганнан соң, сугышка яраксыз дип, кайтарып җибәрәләр. 1944 елда туган авылы Җәнәйгә кайта.
Авылга кайтканнан соң ул терлекче булып эшли. Кыш көннәрендә сакчы (охранник) булып хезмәт итә Хәбибрахман абый. “Хезмәт итү дәверендә башка колхозларга да барырга туры килде”, -дип сөйли Хәбибрахман абый. Шул вакытта ул үзенең тормыш иптәше Гыйззинас апаны очрата. Бик чибәр, бер кашык су белән йотарлык була кыз. Ул - тумышы белән Саба районы Түбән Шытсу авылы кызы.
...Җиһанда агачлар яфракка бөреләнеп, табигатьнең яшеллеккә омтылган мәлендә эшкә батыр, тәвәккәл Хәбибрахман белән уңган – булган, чибәр Гыйззинас бергә булырга вәгъдә бирешәләр. Кыз кич утырып кияү мендәренең тышлыгына кызыл, зәңгәр чәчәкләр чигә. Озак тормастан, нихак укылып, заманына күрә күркәм генә туй мәҗлесе үткәрелә. Яшьләр бер-берсенә гомер буена тугрылыклы булырга, сау-сәламәт балалар үстерергә сүз бирәләр. Хәбибрахман белән Гыйззинасның биш балалары туа: өч кыз һәм ике малай. Иң беренче булып мәхәббәт җимешләре Рәйсә туа (1952 ел), 1955 елда Әлфия дөньяга аваз сала. Хәбибрахман бик тә малай туасын көтә. Һәм теләге кабул булып, 1957елда малай туа, аңа Хәкимҗан дип исем кушалар. 1960 елда Галимҗан исемле малайлары , 1963 елда төпчек кызлары Ильмира туа. Хәзергесе вакытта Хәбибрахман абый белән Гыйззинас апаның дүрт баласы исән-сау, Рәйсә исемле кызлары гына фаҗигале рәвештә үлеп китә. 1985 елның 9 апрелендә аны хөрмәтләп лаеклы ялга озаталар. Хәбибрахман абый белән Гыйззинас апа картлык көннәрендә бик бәхетле: аларның тугыз оныгы һәм оныкчыклары бар. Бүгенге көндә карт белән карчык кызлары һәм уллары тәрбиясендә яши.
Ул еллардагы кешеләрнең язмышлары бер-берсеннән әллә ни аерылмаган , аларны уртак кайгы-хәсрәт берләштергән. Күзаллап карасаң, әби-бабаларыбыз ике гомер яшәгән кебек. Беренчесе – сугыш алды еллары. Ул вакытта тормыш тигез-имин, туганнары, авылдашлары белән гөрләп яшиләр. Тик ул көннәрнең якты тартмасы кинәт өзелгән кинодай өнсез-авазсыз караңгыда калган, бик күп гомерләрен сугыш сүндергән. Бу –сугыштан соңгы гомер. Анысы инде иң аянычлысы!
Хәбибрахман абыйның сугыш һәм сугышта күргәннәре, кичергәннәре турында сөйли башласа, күзләре яшьләнә, дулкынлана. Аның безгә, укучыларга әйтер сүзләре күп: “70 ел үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел яралары онытылмый. Күпме сабый әтисез, күпме ана баласыз, күпме кызлар, хатыннар тол калды ул елларда. Әле хәзер дә алар югалткан кешеләрен көтеп яшиләр. Еллар үтү белән, күп кайгылар хәтердән җуела, әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез,”- ди ул.
Әйе , килде ул Җиңү! Миллионнарча корбаннар биреп булса да килде. Бүгенге көндә шул елларның дәһшәтен үз башыннан күргән ветераннарыбыз инде бармак белән генә санарлык. Тагын берничә елдан