1929 нчы елның 28 маенда Мөбәрәкшин Габдрахман семьясында 5 нче бала булып дөньяга килә. 1937 елда мәктәпкә укырга керә, 4 класс белем ала. 1940 елда колхозда төнлә ат көтә, көндез колхозда төрле эшләрдә катнаша. 1952 елда Совет Армиясе сафларына алына. 2 елын Төньяк Корея, 1955 елга кадәр Омск шәһәрендә, Чита өлкәсендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, колхозда, промкомбинатта эшен дәвам итә. Мөхәммәтюныс абый тормыш иптәше Рәкига апа белән биш бала: 3 кыз, 2 ул тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта улы Назиф, килене Фәрхәнә семьясында гомер итә. Тенеки авылында яши. Тыл ветераны, 1947 елда “1941-45 еллардагы батыр хезмәте өчен”, Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 55, 60, 65, 70 еллык юбилей медальләре белән бүләкләнә.