Туган көне -1925 елнын 21 феврале.
Яшәү урыны: Азнакай шәһәре,Төзүчеләр урамы, 11 йорт, 7 нче квартира.
Сонгы эш урыны Азнакай Татбурмонтаҗ предприятиясе, сугыш инвалиды.
Шайдулла Набиуллинович Туймазы районы Мәтәлтамак авылында крестьян семьясында 3 бала үсәләр, бүгенге көндә бер үзе исән. Шунда 3 сыйныф белем ала, колхозда төрле, күбрәк атлы эштә эшли. 1943 елны бераз әзерлек курслары уткәннән соң сугышка алына һәм Украинадан Чехсловакияга хәтле булган сугышларда пулеметчик булып катнаша. Батырлыклары очен Боек Ватан сугышы ордены һәм медальлэр белән бүләкләнә. 1949 ел башында гына туган ягына кайта һәм авылдаш кыз Гөлсем белән тормыш корып жибәрәләр. Мәхәббәт жимешләре булып балалары доньяга килә:
-кызы Миннегөл 1950 елгы, Саратов өлкәсендә яши;
- улы Рөстәм 1953 елгы, Себердә яши;
-улы Айрат 1956 елгы, Азнакайда яши;
- улы Илдар 1961 елгы, Азнакайда яши
1952 елда Азнакайга килеп урнашып Азнакай Татбурмонтаҗ предприятиесына эшкә урнаша һәм пенсияга киткәнче шунда хезмәт итә. Тырыш хезмәте өчен бик күп мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә.
Быел апрель аенда, тормыш иптәте белән гомер итүләренә дә 66 ел була!!!.
Яшь бара, алай да бирешми, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, ходай биргән көнгә соенеп тулы тормыш алып барырга тырышалар алар. Күпне күргән ветеран ил -күкләрнең тынычлыгын, табыннар муллыгын, гаиләләр иминлеген теләп, ходайнын һәр бирмеш көненә рәхмәтле булып яши. Габдракипов Шайдулла Набиуллинович 9 оныкның һәм 10 оныкчыкның яраткан бабасы.