ГАБДРӘШИТОВ Фәйзулла Габдулла улы (25.10.1903, хәзерге Башкортстан Республикасының Туймазы районы Иске Кандыр авылы - 5.4.1975, шунда ук, Бүздәк посологы), Советлар Союзы Герое (15.1.1944), гвардия рядовое. Туймазы кулланучылар җәмгыятенең әзерләүләр конторасында эшли. 1941 елның декабреннән Кызыл Армиядә. 1942 нең августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 60 нчы гвардия кавалерия полкында (16 нчы кавалерия дивизиясе, 61нче армиянең 7 нче кавалерия корпусы) станлы пулемёт төзәүчесе. Көньяк-Көнбатыш, Брянск, Үзәк, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия, 1 нче һәм 3 нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында Мәскәүне саклауда (1941-42), Белёвтан көньяктарак һәм көньяк-көнбатыштарак барган сугышларда (1942-43), Чернигов-Припять, Гомель-Речица (икесе дә - 1943), Калинковичи-Мозырь, Белоруссия, Рига (барысы да - 1944), Варшава-Познань, Көнчыгыш Померанье һәм Берлин (барысы да - 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1943 тә Нивки авылы янында (Белоруссия ССР, Гомель өлкәсе Брагин райорны) Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: полкта беренче булып елганы кичә; полк подразделениеләренә елганы кичүне тәэмин итә. Сугыштан соң Бүздәк районы кулланучылар җәмгыятенең әзерләүләр конторасында эшли. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Славные сыны Башкирии. Уфа, 1966. Кн. 2. Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
М.З.Хәбибуллин.