Габдуллазянова Ркыя Хабибулла кызы 1944-нче елның 20-нче октябрендә Өбрә авылында туа.
Ул тугачтын ук аның әнисен колхозга эшкә чакыралар. Әнисе урак урганда, кечкенә Ркыяны колхоз председателе Галимә апа үзе арба тагып басуларда тартып йөргән. Шулай итеп Ркыя апаның хезмәт юлын шул вакыттан ук колхоз белән бәйләнде дип әйтеп була.
Әтисе Шайдуллин Хабибулла Шайдулла улы 1910 елны Өбрә авылында туган. Әнисе Вәлиева Хәдичәбикә Вәли кызы 1915 елда Әлдермеш авылында туган. 1937 елда Хабибулла абый белән Хәдичәбикә апа тормыш кырып җибәрәләр. Аларның ике уллары туа: берсе 1938 нче елны, 1940 нче елны икенчесе. Кызганычка каршы балалары озак яшәми. Аналары Казан юлыннан сату белән кайтканчы бер-бер артлы ачлыктан ма, авырулардан мы үлеп китәләр.
Озак та үтми сугыш башлана. Һәм Хабибулла абый сугышка китә. Ркыя апа әнисенең силәвеннән истә калганнарын болай дип сөйли:
- Әтинең сугышка киткәнен мин хәтәрләмим. Ул сугыш вакытында Ленинградта хезмәт иткән, сапожник булган, аяк киемнәрен теккән. Әти сугышка кадәр дә аяк киемнәре теккән булган. Мин үзем ул вакытларын белмим, ләкин әнием әйтүе буенча, әти 1943нче елны игә кайтып киткән булган.”
Сугыш беткәч Хабибулла абый туган авылына кайта һәм Хәдичәбикә апа белән тормыш итүләрен дәвам итәләр. Аларның 1947 нче елда Сөембикә исемле кызлары һәм 1950 нче елда Фәрит исемле малайлары туа. Матур гына тормыш итә башлагач кына 42 яшендә 1952 елны әтиләре вафат була. Әтиләре үлгәч, алар бер анага өч бала калалар. Ркыя апа 8 яшьтә, сенлесе - Сөембикә бишь яшендә, энесе - Фәрит ике яшьлек булып калган. “Фәритне ястыкка гына сөяп утырта идек” - диеп сөйли Ркыя апа.
1953 нче елны Өбрә авылындагы мәктәпкә беренче сыйныфка укырга кергәч, әниләре авырып китә. Аны туганнары Казанга алып китеп Шамовский больницасына салалар. “Ул елны бердә онытасым юк – дип сөйли Ркыя апа –Шул ук вакытны сыерыбызны алып чыгып киттеләр, безгә - өч балага бергә кызамык чыкты, Сөембикә мич башында ята иде, Фәрит бишектә, мин шул бишек астында ятып энемне тирбәттем. Шуннан юнләп укый алмадым инде мин.
Шулай итеп беренче сыйныфны бетерә алмадым, сеңлем белән энемне карарга туры килде. Әнине болницага алып киткәч, сеңлем балалык уе белән, - әти үлгәч акча күп булган иде, әни үлсә дә безгә акча күп булыр иде - дип әйтүләрен хәзер искә төшергән саен елыйм. Әтиебез үлгәчтен балаларга садака акчалары биргән иделәр, Сөембикә акчаларны алып сәке астына качып утырган иде. Шуны бала акылы бер дә аңламаган, әни үлсә без ятим каласын.”
Әниләре больницада ятканда тавыклары да үлеп бетә. Ашарларына ике кыз бала кечкенә генә чуенны икәүләшеп поддувкага отеп кертеп ашарга пешергәннәр. “Чуенны Сөембикә белән бергә тартып чыгара идек тә, идәнгә куеп, өчәү утырып ашый идек һәм белер-белмәс килеш тымаланган мичтән чыккан төтөн исенә исереп идәндә тәгәрәп китеп йокыга китә идек. Без бала-чагалар чыбык-чабыклар гына яга идек, өй салкын иде. Шул салкын январенең бер көнендә әнине дә алып кайттылар. Төрелеп тә бетмәгән булса да, балалар янына кайтып өйрәтеп кенә торсам да күнелем тыныч булыр иде диеп кайткан иде ул.
Әниләре төрелгәч, Ркыя апаны укуын дәвам итәргә икенче сыйныфка Уразманова Роза апа җитәкләп алып чыга. Ачлык, юклык барысы да үз тискәри эшен эшли, өченче сыйныфка барганда, Ркыя апаның күзләре күрми башлый. Аны Казанга больницага алып китеп күрсәтәләр. Тәрбия, ашау җитмәгәнгә диеп әйтеп кайтаралар. Ркыя апаның әнисе, башка балаларыннан кысып, Ркыя апага ашатырга, төрелтергә тырышты. Һәм Ркыя апаның күзләре ачылып китеп күрә башладылар, ул укуын дәвам итте. Башлангыч мәктәбен бетереп Әлдермеш мәктәбенә бишенче сыйныфка укырга тешә.
“Мин бик укый алмадым, әни һаман авырып тора иде. Ашарга кирәк, бәрәңге сатырга да тартып чыгып китә идем. Бер вакытны әни ипи белән киросин алып кайтканда, киросины чайпалып китеп ипиләргә сеңгеп бетеп ипине ашый алмадык. Шуннан соң әни мине үзе белән ияртеп йөри башлады. Бер барганда әни белән 11 сәгать буе җәяү чана тартып бардык. Шуннан соң мине жәлләп сельпо атлары мине утыртып алып китәләр иде һәм Караваево башында калдыра иделәр. Мин шунда калып әнине жәлләп елап утыра идем. Ул тартып килә, мин кетеп утырам... Әйберләрне сатып бетергәч киросинга, онга, ипигә чират тырып җиеп кайта идек. Онны бер кешегә 3 килограмм гына бирә иделәр. Анда да бер алганны күрсәләр икенче чиратка кертми иделәр. Баргачтын күп итеп алып кайтасы килә.”
Укый алмасам да, чыгарылыш имтиханнар биргәндә классташ кызлары ярдәме белән укуын тәмамлый.
“1958 нче елда колхозга эшкә алдылар. Кечкенә булсам да ике ат арасына кертеп бастыралар иде дә мин шуларның башларын тытышып йори идем. Без атасыз балаларны бик җәлләп тормадылар. Ул вакытта акчага эшләнмәде. Мине азапланып йөргәнне күреп Ибатуллин Исхак абый 1959 елда фермага эшкә җитәкләп алып чыгып китте. Аякка киергә кием юк, галош кына. Ферма ар якның тау башында иде. Елгага тешеп, бәкә тишеп, черпак белән суны чиләкләргә тутыра идек, шуннан киянтә-чиләк асып хайваннарга су ташыйбыз. Су җылыткычлары юк, салкын булгач улаклардагы сулар ката да, аларны ватабыз. Шуннан соң суны җылытыр өчен, бутка ясап куйдылар. Бер бочканы кертеп куйдылар да, астына учак ягып, шулай итеп хайваннарга суны җылытып өчертә башладык.
1974 нче елда яңа фермалар тезелгәч, беренче булып Курбанова Суфия белән бергәләп без таналар җиеп эшли башладык. Икебезгә 120 баш тана карадык, бозаулаттык. Хайваннар авырсалар төннә дә алып чыктылар безне. Шуннан таналар сыерга әйләнеп беткәч сыер сава башладым.”
1976 елда Ркыя апа “Победитель социалистического соревнования 1975 года” дигән знак белән бүләкләнә.
1989 елда район куләмәндә кышлату буенча социалискик ярышу буенча 1нче урын алып, грамоталар белән бүләкләнә. Һәм шул елларда ук аны Әлдермеш авыл советыныңа депутат итеп сайлыйлар.
1999 нче елга кадәр Ркыя апа сыер савычусы булып 51 ел стаж белән пенсиягә чыга. Пенсиягә чыккачта колхозда 10 ел бозау караучы булып эшләде. Ире белән бергәләп колхоз умарталарын да карадылар.
Кайсы эшкә алынса да Ркыя апа бар кечен биреп, үзен җәлләмичә башкарды. Әле бозау, сыер, умарта гына түгел, дөяләрдә карады бит әле ул. Бер кеше дә алынмаган эшкә, Ркыя апа гына алынды. Кайткан 11 дөяне кайгыртып, аларга яраклы ризыклар җитәкчеләрдән соратып, хәттә белмәгән карау тәртипләрен зооапркка кадәр барып киңәшеп, сорашып йөрде.
Күп борчулар, газаплар күргән Ркыя апа, күп югалтулар.
1961 нче елны сеңлесе Сөембикә шәл крыйларын бәйләп утырган җирдә, керосин лампасыннан керосин түгелеп китеп, ут каба. Һәм 14 яшьлек кызны грузовой машинаның арбасына салып Казанга больницага алып китәләр. Больницага барып җиткәнче Сөембикәнең пешкән гәүдәсе хайран гына өшегән була. Һәм озак та үтми сеңлесе үлеп китә.
Менә шундый катлаулы тормышта сонмый - согылмый яши алган Ркыя апа һәм әлеге көндә дә ул бик торыш һәм сабыр.
Әнисенең өч абыйсы сугыштан кайтмыйлар: Шайхулла, Гарифулла, Хайрулла; бер абыйсы - Гаптулла сугыштан исән кайта.