ГАДЕЛШИН Хәмит Габдулла улы (10.7.1923, БАССРның Бишбүләк районы Ает авылы - 10.1.2000, Кыргызстан Республикасы Бишкәк шәһәре), Советлар Союзы Герое (22.2.1944), полковник. Радиотелеграфчылар курсын (1941), сугыштан соң Ленинград хәрби училищесен һәм Ленинградтагы Советлар Союзы Маршалы С.М.Будённый исемендәге Хәрби элемтә академиясен тәмамлый. 1941 елның августыннан Кызыл Армиядә. 1941 нең октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1449 нчы аерым элемтә ротасының (46 нчы армиянең 31 нче укчы дивизиясе) өлкән радиотелеграфчысы. Кавказ арты, Төньяк Кавказ, Дала, 2 нче һәм 3 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында СССР белән Төркия арасындагы дәүләт чикләрен һәм Кара Диңгез ярларын саклауда (1941-42), Зур Кавказ сыртының үзәк өлеше өчен барган бәрелешләрдә (1942), Кавказ һәм Днепр өчен барган сугышларда (1943), Уңъяк яр Украина, Румыния, Болгарияне азат итүдә (1944), Яссы-Кишинёв операциясендә, Дебрецен (икесе дә - 1944), Будапешт (1944-45), Вена һәм Прага (1945) һөҗүм оперцияләрендә катнаша. 1943 нең 27 сентябрендә Сошиновка авылы янында (Днепропетровск өлкәсе Югары Днепр районы) Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә. Сугыштан соң Совет Армиясендә командирлык вазифаларын башкара (1969 га кадәр). Фрунзе (Бишкәк) шәһәрендә Фрунзе исемендәге һөнәр училищесында хәрби җитәкче булып эшли. Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1; Славные сыны Башкирии. Уфа, 1966. Кн. 2.
М.З.Хәбибуллин.