1930 нчы елның 21 нче февралендә Саба районы Төбәк авылында туган. Гаиләдә дүрт бала булганнар. 1937 нче елда Төбәк җиделлык мәктәбенә укырга керә һәм 5 класс белем ала. Мәктәптә укудан туктагач, төрле эшләрдә эшләп, әниләренә булыша. Колагы ишетмәү сәбәпле, армиягә алмыйлар. Сугыш башлангач, әтисе Гадельша абый, шулай ук олы абыйсы Әхмәтвәли сугышка китәләр. Әтиләре исән-имин туган якларына әйләнеп кайта, ә абыйлары бу шатлыкларны күрә алмый, яу кырында гомерлеккә ятып кала. Өйләре тузган булу сәбәпле, әтисе Гадельша бабай, 3 балалы гаиләсен алып, вербовка белән 50 нче елда Пермь ягына леспромхозга эшкә киткән. Ул 1952 нче елда сугышта алган яраларыннан үлеп китә һәм шул якта җирләнеп кала. Солтан абый 1959 нчы елның 7 нче июнендә кунакка кайткан җиреннән, Икшермә кызы Кәримә белән никахлашып, кире Пермьга китә. Киткәнче, авылдан бура сатып алып, аны өй итеп эшләргә кушып китә. Әтисенең ике энесе бу эшне башкаралар. 1960 нчы елда уллары Ринат тугач, Солтан абый белән Кәримә апа авылга яшәргә кайтып төпләнәләр. 5 бала тәрбияләп үстерәләр.
Солтан абый авылга кайтканнан соң Икшермә совхозында балта эшендә дә, төрле эшләрдә дә йөри.Совхозда эшләп, 1990 нчы елда лаеклы ялга чыга.
Бүгенге көндә Кәримә апа белән Солтан абый, балаларының ярдәмен тоеп, Төбәк авылында тигез картлык кичерәләр.