1930 нчы елның 2 нче февралендә Саба районы Татар Икшермәсе авылында туган. Әтисе Хөсәен улы Юныс сугышның беренче көннәреннән сугышка киткән. 1941 нче елның декабрендә бармагын өздергән һәм госпитальгә салганнар. Шуннан, рөхсәт сорап, гаиләсе янына кайткан. Әтисе кайтып 2 көн торгач, 1924 нче елгы абыйсы – Юнысов Әһлиулланы сугышка алып киткәннәр. Баргач та сугышка керүе турында бер хат язып салган, ләкин шуннан соң бер хәбәре дә килмәгән, хәбәрсез югалган. 1942 нче елда бармагы төзәлгәч, әтисен кире сугышка алып киткәннәр. Шул киткәннән соң аның турында да бүтән хәбәр килмәгән.
Әтисе сугышка киткәндә, Кәримә апалар авыру әниләре белән биш бала калганнар. Олы абыйсын эшкә дип алып киткәннәр. Кечкенәләре бишектә вакытта ук ачтан үлгән. Мөмкинлек булмау сәбәпле, Кәримә апа 6 нчы класстан соң укуын ташлаган. Сугыш вакытында “Вахитов” колхозында төрле эштә, ә сугыштан соң, кечкенә генә булсалар да, урман кисәргә, торф чыгарырга, икмәк урырга йөргәннәр. Сугыш бетү хәбәрен авыл советында вакытта ишеткән.