ГАДИЕВ Зыятдин Әхмәтсәгыйрь улы 1926 елның 23 декабрендә Әлки районы Иске Чаллы авылында туган.
1943 елның 4 ноябрендә Бөек Ватан сугышына алына .
1943 елның декабреннән Украина фронтына озатыла.
Карпат тауларында чолганышта калып,авыр яралана.
Львов, Калуга, Варшава шәһәрләре, Чехословакия- болар барысы да Гадиев Зыятдин узган юллар.Аңа Латвиядә дә хезмәт итәргә туры килә.
Кече сержант Зыятдин Гадиев 1950 елның 7 ноябрендә генә туган авылына кайта. Ул “Батырлык өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.
Унбер ел механник ,тракторчы булып эшләде.
“Ватан өчен!” китабыннан, 2005 ел.