Галеева Нәгыймә Хәбибулла кызы 1928 нчы елнын 21 мартында Минзәлә районы иске Иркәнәш авылында туа. Ун яшьтән утын турый, урак ура. Сугыш елларында Зеленодол шәһәрендә ФЗО эшли. Шунда Пәрәү авылы егете белән танышып, аңа кияүгә чыга. Аннары Лаешка район үзәгенә күчеп кайталар. Анда ындыр табагында, кирпич заводында эшли. Авылга 1955 елда өй салалар, кучеп кайталар. Авылда яшелчә бакчасында озак еллар эшли. Шуннан пенсиягә чыга. Ире Гани белән ике кыз, ике ул устерәләр. “Фидакарь
хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнә. Бугенге көндә кызы Галия гаиләсендә
кадер-хөрмәттә яши.