“Миңа яшь ярым булганда Пермьга Часовойга күчеп киттек. Сугыш башланганда мин мартенда эштә идем: тимер кою заводында чыккан металны җыештырдым. Бераздан хәрби заводка снаряд ясарга куйдылар. Бер потлы майга каткан снарядны станокка алып куярга кирәк. Анда бер ел эшләдем. Соңыннан электрик-обмотщик булып эшләдем, электр моторлар ясадым. Алга таба снарядка кирәкле инструментлар ясадык. Сугыш башланган дигән хәбәрне ишеткәч ышанырга да –ышанмаска да белмичә тордык.
1944 нче елны сугышка алып киттеләр. Военкоматка повестка белән бер озатучы килеп алды. Ленинградка элемтәче итеп җибәрделәр. Ярдәмчем хатын-кыз иде, без икәү хезмәт иттек. Бераз вакыттан, сораусыз китте дип, хәрби заводтан повестка җибәргәннәр. Хәрби заводта мин бронь белән идем. Мине кире хәрби заводка кайтардылар. Әйтмичә киткән өчен дип ярты ел акча түләмәделәр.Сугыш беткәнен ишеткәч сөендек. Сугыш бетте дип хәрби заводны туктатмадылар. Заводта снарядка инструментлар ясауны дәвам иттек”.
Хәзерге көндә Миннеәхмәт абый хатыны Мәрьям белән Олы Нырты авылында яши.