1930 нчы елгы.Галиахмәтова Мәрьям Мәлик кызы сөйләгәннәрдән:“Миңа 10 яшьләрдә әтине договор белән Иркутск янына тимер юл эшенә җибәрделәр. Шуннан япон сугышына алдылар. 1941 нче елның апреле иде. Ул елны ачтан бик күп кешеләр үлде.
Әнием – Рәбига Рәхмәтулла кызы. Әти киткәч, әнигә 3 бала калдык. Ике энем һәм мин. Миңа ул чагында 11 яшь иде.
Сугыш башланганын күршеләрдән ишеттек. Тәрәзәләрне капларга куштылар. Әз генә ут күренсә дә орышалар иде. Ут буенча икешәр көн төнге охранда тора идек. Басуда көлтә җыярга булыштык, бик азапланып яшәдек. 1 елга киткән әти, 6 елдан соң гына кайтты. Укырга мөмкинлек булмады. Сугыш вакытында кайда кушсалар шунда эшләдек, мәктәпләрдән дә алып киттеләр. Көн буе басу казып бәрәңге утырттык. Көндезге сменадан кайтсак та төнлә тагын төшәргә кушалар иде. Энем Мәүлә чүмәлә тарттыра, мин көлтә ташыйм. Саламын чүмәләгә ташыйбыз, көшелен суыручыларга күчерәбез. Моны сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел. Рәхмәт солдатларга җиңеп чыктылар. Без хатын-кызлар тегү тегеп, бәйләп, аларны сатып әзрәк он булдырдык.
Уеннарда беркемнең гаме юк иде. Ут алырга ярамады. Сугыш беткәч мөмкин булды. Балачакка шундый бәхетсез еллар эләкте. Ярый безнең бәхеттән әтиебез кайтты, әниебез тырыш кеше булды, безне ачлыктан саклап калды”.
Хәзерге көндә Мәрьям апа ире Миннеәхмәт абый белән Олы Нырты авылында яши.