(1924-1980)
Авыл хуҗалыгы хезмәтен оештыручы. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1932-36 елларда Көек башлангыч мәктәбен тәмамлагач, Әҗмәр 7 еллык мәктәбендә укуын дәвам итә. 1942 елдан башлап Кызыл Армиядә. Ста-линград , 2 нче Украин, Ленинград фронтларында сугыша. Гвардия ефрей-торы, Кызыл Байраклы 6 нчы гвардия дивизиясенең 2 аерым саперлар батальонының сапер- разведчигы.
1945 елның 25 мартында Жемляри исемле авыл янындагы сугышта Гран елгасының сул як ярында безнең гаскәрләр узуын булдырыр өчен мина лар кырын зарарсызландырып үтү юлын ясый.
29 март аенда Нитра елгасын кичкән вакытта көймәдә 2 укчылар полкын чыгарып елганың сул ярында уңайлы плацдарм ясауга булыша. Югары Башкомандующий Ставкасының күп санлы рәхмәтләренә һәм бүләкләренә лаек.2-3 Дәрәҗәдәге Дан Ордены белән бүләкләнелгән(1944е.,1945е.) 1943 елны Кызыл Йолдыз ордены,” Батырлык өчен ” (1944е.)медале белән бүләкләнелгән.
1949-53 елларда Буденный исемендәге колхозның партия оешмасы сек ретаре. 1953-59 елларда Буденный исемендәге колхозның рәисе. 1959-65 елларда “ Маяк ” колхозының бригадиры.1965-70 елларда авыл китапханә -се, авыл клубы мөдире. Казан шәһәрендә җирләнелгән.