Саба районының Тенеки авылында яшәүче Вазыйфа әби Галиева (Шәйдуллина Вазыйфа Шәйдулла кызы) 1914 нче елның 23 гыйнварында Юлбат авылында эшче гаиләсендә туган. Белеме: 4 класс. Гаиләләре ишле булган: үзләре дүрт бала (Зиннәтулла-сугышка Донбасстан китә, Сөнгатулла-сугышка Грузиядән китә һәм шунда кайтып вафат була, Мәлиха, Вазыйфа), тагын – тугыз үги апа, абыйсы. Бүген бертуганнарыннан үзе генә исән-сау. Ишле гаиләнең көнкүреше заманасына күрә җитеш булган, хуҗалык тулы мал-туар тотканнар, иген иккәннәр. Ләкин 1920 елда ярты авыллары яна, халык йортсыз-икмәксез кала. 1921 нче елгы ачлыкны бик авыр кичерә алар. Күмәк хуҗалыклар оеша башлагач, Вазыйфа әбиләрнең дә малларын алып чыгып китәләр. Ачлык-ялангачлык чорнап алган елларның челләсендә Вазыйфа әби тиңдәшләре белән урак урган, кышның зәмһәрир салкынында урман кискән. Зифа кызлар ничек сынмаган да, сыгылмаган. Аның өстәвенә ашау да такы-токы гына булган. Авыл кешесенең абзар тутырып мал-туар асрап та, туйганчы ит ашаганы булдымы икән әле ул заманда?! Озак яшәүне күздә тотмаган ул чор кешеләре, кычыткан ашый-ашый ачтан үлмәс өчен тырмашканнар. Алар матур яшьлекләренең үткәнен сизмичә дә калганнар икән. Үсмер кыз булып өлгергәч, “вербовка” белән читкә эшкә чыгып китә Вазыйфа әби. Ипи дә граммлап кына бирелә торган елларда Казанда фабрикада бияләйләр тегә, аннан соң Арчада кирпеч заводында эшли. Егерме биш метр тирәнлектәге Кизель шахталарына да төшеп эшләргә туры килә аңа. Туган йортына кайтып, өч көн торганнан соң, сугыш башлануы турында ишетә. Авылдашларын сугышка озата. Үзенә дә алар артыннан китәргә туры килә. Барнаулга кадәр барып җитәләр, урман кисәләр. Вазифа әбинең бигрәк тә сугыш елларында бөтен яшь кызларны Апас районына окоп казырга җибәрүләре, гыйнвар суыгында гаскәрләр өчен 12 чакрымга сузылган 5 метр . тирәнлектәге чокыр казулары хәтерендә нык уелып калган. Сугыштан бер аяксыз кайткан Тенеки авылы егете Галимҗан белән 1943 нче елның 9 нчы июлендә гаилә корып яши башлыйлар алар. Йорт хуҗасы тирә-якта данлыклы балта остасы, мич чыгаручы. Бергәләп көмештән төрле бизәнү әйберләре эшлиләр. Вазыйфа әби аларны Казахстан якларына кадәр алып барып сата. Булдыклылыклары белән тормышларын бөтәйтәләр, йорт- җирне яхшырталар. Сугыш тәмамланып, тынычлык урнаша башлагач, Питрәчкә барып, мал табибы белгечлегенә укып кайта Вазыйфа әби. Ул чакта маллар да күпләп үлгән. Сарыклар үлеп, атлар корчаңгылап җәфалаган. Вазыйфа әби, күп авырлыклар күреп яши-яши, сабырлыгы, тырышлыгы белән кыенлыкларны да җиңәргә өйрәнә. Озак еллар мал табибы булып эшли. Аларның 3 балалары – кызлары Таифә белән Мәфтуха һәм улы Муллаяннан туган ул-кызларның, онык, оныкчыкларның исәбенә чыгу өчен дә кул бармаклары гына җитми икән. Вазыйфа әби бүген “Ветераннарны тораклы итү” программасы буенча салынган яңа йортында килене Гөлфия апа белән гомер итә. Гөлфия апа - ачык йөзле, бик уңган, авылыбызның хөрмәтле кешесе. Әдәпле, әхлаклы, күркәм холыклы балалар тәрбияләп үстергән ана ул. Әбекәй киленен дә, оныкларын да хәер-догасыннан, киңәшләреннән калдырмый. Хезмәт белән тир түгеп алып барылган үткәндәге тормышы өчен күңеле тыныч аның бүген. “Мине бик хөрмәтлиләр, аллага шөкер, балалар тыңлыйлар, хөрмәт итәләр. Ишекне ачуга: - “Әби без киттек, әби без кайттык”, -дип һәрвакыт әйтеп йөриләр. Тәмле ризыклар гына ашаталар,” - ди Вазыйфа әби. Әбинең бүлмәсе җылы, якты. Чиста, йомшак урын җирдә ятып, радио тыңлый, дөньядагы бөтен яңалыктан хәбәрдар ул. Һәрнәрсәгә дә аның үз фикере бар. Бик олы яшьтә булуына да карамастан, ачык фикерле, күркәм сыйфатлы, мөлаем ак әбинең шундый авыр тормыш юлын матур итеп, башкалар горурланырлык итеп уза алуына сокланмый мөмкинме соң! Тыл ветераны. Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 55, 60, 65, 70 еллык юбилей медальләре, 1995 елда “1941-45 еллардагы батыр хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән.