Галимов Таһир Гыймади улы 1927 елның 15 маенда Кама Тамагы районы, Кече Мәрәтхуҗа авылында туган. Олы Карамалы урта мәктәбен тәмамлаагннан соң армия сафларына алынган. Армиядан соң туган ягына кайткач, 1948 елда 3 еллык агрономнар мәктәбенә (Тәтеш районы узәгендә) укырга керә һәм 1951 елда уңышлы тәмамлый. 1952 елда белем алуын читтә торып дәвам итә (1958 елда тәмамлый).
Үзенең хезмәт юлын Кама Тамагы МТСында 1951 елның 1 нче ноябрендә агроном булып башлап ңибәрә. 1955 елда "Волга" колхозына, узенең туган авылына баш агроном булып эшкә кучерелә. 1961 елда район партия оешмасы карары нигезендә, "Ирек" колхозы рәисе итеп сайлап куела һәм 10 ел дәверендә бу колхозны уңышлы җитәкли. 1971 - 1973 елларда "Большевик" колхозында баш агроном булып эшли. 1973 - 1980 елларда "Ирек" колхозында баш экономист, 1080 - 1988 елларда Кече Салтык авыл совыты рәисе булып эшли. Шушы вазыйфасыннан лаеклы ялга чыга. Аннан соң да узенең туган колхозында экономист, ревкомиссия рәисе булып эшләвен дәвам итә. Авыл хуҗалыгы эше белән бергә "Ирек" колхозына караган авылларны торгызуда күп көч куя, мәктәпләр, медпунктлар, балалар бакчасы, библиотека, клуб, идарә йортлары, кибетләр салына.
Озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен 1987 елда Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы почет грамотасы белән бүләкләнә. Шулай ук хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы юбилей медальләре белән буләкләнә.
Хатыны Флюра белән 57 ел бергә яшәп ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. 2009 елның 20 декабрендә 83нче яшендә безнең арадан китә.