Татарстан Республикасының Саба районы Эзмә авылында 1931 елның 20 июнендә туган. Аларның гаиләсе җитеш тормышлы гаиләләрдән саналган. Һидиятуллага 7 ай вакытында аның әтисе авырып үлеп киткән. Ул вакытларда илдә колхозлаштыру чоры башлана. Авыл байларының атларын, сыерларын, йорт җирләрен яңа хөкүмәт вәкилләре җыеп алып чыгып китәләр. Шул исәптән безнең бабайларның да. Аларга бер иске йорт кына калдыралар. Шулай итеп аларның әниләре бер әйберсез 4 кечкенә бала белән торып кала. Һидиятулла кечкенәдән колхозда эшли башлый. Анда эшләгәндә аңа гел күрсәтәләр:-менә бу сезнең келәтегез, менә бу сезнең абзарларыгыз дип... Әмма аларның кадерләп тоткан бар мал-мөлкәте чит куллар кулына күчә шул. Бабайга 10 яшь тулгач, Бөек Ватан сугышы башлана. Тормыш итү тагын да авырлаша. Ачлыктан үлмәс өчен авылдан берничә гаилә Себер якларына чыгып китәргә мәҗбүр була, шулар арасында минем бабайлар гаиләсе дә. Алар Бурятиега, Байкал күле янындагы Клюевка станциясендә төпләнеп калалар. Сугыш беткәнче шунда яшиләр. Бабайның иң матур балачагы шунда уза. Байкал күлендә балык тотканнарны, тайгага барып кедр агачыннан чикләвек җыеп шуның белән ач үлемнән котылып калулары турында хәзер дә еш искә ала. Бервакыт абыйсы Гыйльмулла абый белән күркә җыярга баргач, аларга аюдан качарга туры килә. Бик каты йөгерәләр. Арттан ырылдавын да ишетәләр хәтта. Станциягә барып җиткәндә генә аю тавышы тына.Тырышлыклары, эштән курыкмаулары шул авыр елларда бабамнарга исән калырга ярдәм иткән.1945 елны сугыш тәмамлангач, алар гаиләсе белән туган авылларына - Эзмәгә кайталар. Кайткач бабай Азин МТСына эшкә керә. Шунда эшләгәндә шоферлыкка укый.1953 елны армия сафларына алына.Ул Тын диңгез флотында хезмәт итә. Хезмәт итә торган урынына барганда сугыш вакытында кайчандыр алар яшәгән станция аша уза, торган җирләрен карап китә.1957 елны армия сафлары хезмәтен тәмамлап кайта. Кайткач кабат МТСка шофер булып урнаша.1960 елны алар минем булачак әбием белән кавышалар.1961 елны алар иптәш егете белән Чукоткага акча эшләргә дип чыгып китәләр, һәм 4 ай шунда эшлиләр. Кайтканда тагын бер шаккаткыч вакыйга була. Алар иптәше белән очкычка билетлар алалар, әмма ни сәбәпледер рейска соңга калалар. Бу очып киткән очкыч һавада шартлый. Моны ишеткәч бабай белән иптәше шаккатып, безне Аллаһы Тәгалә саклаган дип сөенәләр.Һәм икенче самолет белән кайтып китәләр. Бабай белән әбинең 2 балалары туа-кыз һәм малай (минем әтием). Бабаем озак еллар район ветеринария станциясендә шофер булып хезмәт куя һәм 1991 елны лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә бабай сау сәламәт. Быел җәй аңа 85 яшь тула. Ул безнең йортыбызның йозагы, тормышыбызның терәге. Бала чагында бик күп авырлыклар күргән, ачлык, ятимлек ачысын татыган Һидиятулла бабама тагын озак еллар безнең арабызда авырмыйча яшәвен телим.
Саба гимназиясенең укучысы, Фәридә Галимуллина