МинневафаГалимулла кызы 1919елның 16гыйнварында ОлыШыңар авылындаалты балалы гаиләдәөченче бала булып туа. Ике яшь булганда Минневафа апаның әнисе улепкитү сәбәпле, үги әни тәрбиясенә кала. Дүрт класс белем алып кала. Укуындәвам итү Минневафа әбигә насыйп булмый. Кул астына керә башлагач ,әнисенә ярдәм итә башлый. Көченнән килгән бөтен эшкә булыша.
Нурлыходә апасы белән Минневафа апа Донбаска шахтага акча эшләргә
китәләр. 1941 елгы Бөек Ватан сугышы башлангач, алар эвакуацияләнәләр.
Шахтадан туган якларына кайтарылалар. Шәмәрдәндә вагоннар тоиләр.
Сәрдәвеч авылында Рахимулла атлы егет белән тормыш коралар. Авылда
торып, Иштуганга йөреп, агач эшкәртү заводында эшли. Тормышлары озакка
бармый, тормыш иптәше Рахимулла гүр иясе була. Минневафа әби 1951 елда
Лесхоз бистәсенә кайтып урнаша. Башта урман кисү хезмәтләрен башкарган.
Соңыннан заводта эстакада да эшли. Шуннан соң пилорама да эшли. 1951
елны аның малае дөньяга килә. Ул малаена Рахимҗан исеме куша.
Авыр сугыш чоры елларында ул тракторчы хезмәтләрен утәгән. Чөнки ирләр
Туган илебезне сакларга дип сугышка киткәннәр. Хезмәтнең авырлыгы
хатын-кыз җилкәсенә тошкән.
1973 елны лаеклы ялга чыга. Ул тырыш хезмәтләре өчен медальләр һәм
рәхмәт хатлары белән буләкләнгән.
2006 елнын 22 сентябрендэ Минневафа апа якты дөньядан китә. Ул Лесхоз
бистәсе иске зиратына кумелә.
Бугенгесе көндә Миннефава апаның алты оныгы, унбер оныкчыгы бар!