Галимуллина Рәшидә Бәйрам кызы Татарстан Республикасы Яңа Чүриле районы Арча кантоны Түбән Утар авылында 1930нчы елның 7нче мартында туа.Әтисе - Бәйрәмгали, әнисе -Сания гади авыл кешеләре. Гаиләдә җиде бала булалар. Балачагы авыр елларга туры килә, күп балалы гаиләдә кием –салым да, ашарга ризык та җитенкерәми. 7-8 яшьләрдә башлангыч мәктәпкә укырга керә, 4елда аны тәмамлый. Аннары хәзерге Югары Утар балалар йорты урынында урнашкан ТБУМ-җидееллык мәктәпкә укырга менә. 5-7классларны шунда тәмамлый. Мәктәптә ударниклар сафында йөри. 1947нче елда “Победа” колхозына эшкә урнаша, төрле эшләр башкара. Фермада эшли, ындыр табагында хезмәт куя, җәен бәрәңге һәм чөгендер басуында эшли. Кайда гына эшләсә дә, эшен җиренә җиткереп башкара, һәрчак алдынгылар сафында була. 1965нче елдан-1974нче елга кадәр Түбән Утар һәм Югары Утар авылларында почтальон булып эшли.1969нчы елда биш бала анасына “Ана медале” бирелә.1974нче елдан-1980нче елга кадәр Югары Утар балалар йортында башта санитар, аннары повар булып эшли. Хезмәте өчен 1976 нче елда“Ударник коммунистического труда” исеме бирелә.1980нче елда лаеклы ялга китә. 1982нче елда “Хезмәт ветераны” исеме бирелә.2010нчы елда Бөек Ватан сугышының тыл ветераны исеме бирелә.
Сугыш чорында күрсәткән хезмәтләре өчен Җиңүнең 30,40,50,60,65,70 еллыгы медальләре белән бүләкләнә. Хәзерге көндә Түбән Утарда улы Марат гаиләсендә яши.