Галимҗанова Резидә Гариф кызы 1932 нче елның 25 июлендә Саба районы Курсабаш авылында дөньяга килә.Минем әбиемә сугыш башланганда 10 яшь булган. Әбиемнең әтисе сугыш кырында ятып калган. Әбием гаиләдә иң олы булганга бөтен авырлык аның җилкәсенә төшә. Ул кыр эшләрендә эшли, өй тирәсендә булыша, балалар караша.Шул елларда әбиемнең күргәннәре һаман исендә.
Әбиемә сугыш елларында тырыш хезмәтләре өчен Тыл Ветераны исеме бирәләр. 1956 елда авыл егете Рахимҗан белән гаилә коралар һәм биш бала тәрбияләп үстерәләр. 1982 елда әбием лаеклы ялга чыга. Хәзерге вакытта әбиебез гаиләбезнең җылысын саклап, Курсабаш авылында малае Җәмил гаиләсендә гомер кичерә.