ГАЛИУЛЛИН Рәхимулла Хәлиулла улы 1923 елның 16 февралендә Әлки районы Түбән Әлки авылында туган.
1942 елда яу кырына чакырыла.
1943 елның 18 гыйнварында Ватанга тугрылыкка ант итеп,1097 нче укчы полкның җиденче ротасында снайпер була.
1944 елның 15 августында “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнә.
Гатауллин Рәхимулла тыныч хезмәттә дә сынатмый: 1970 елда КПССның Әлки райкомы бюросы карары белән аның исеме Хезмәт даны китабына кертелә.
“Ватан өчен!” китабыннан, 2005 ел.