Олы Нырты авылында туган, Лесхоз авылында җирләнгән. Сугыш елларында “Чулпан” колхозында эшли. “1941-1945 нче елдагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәте өчен”медале белән бүләкләнә (№ 325521 от 28.09.1948).
Сугыш вакытында берничә мәртәбә окоп казырга барып кайта. Колхозга кайткач, фермада мал карыйлар иде: чиләкләп су ташып, басудан сенажны алып кайтып ашаттылар. Төннәрен, кеше җитмәгәнлектән, чиратлашып охранда торалар иде. (тыл ветераны Шәмсетдинов Шәйхелислам истәлекләреннән)