Мин, Ганибаева Дания Нургали кызы Олы Мәрәтхуҗа авылында 1934 елның 3 нче маенда колхозчы гаиләсендә туганмын. 1941 елның сентябрендә беренче сыйныфка укырга кердем, шул ук елны Германия белән сугыш башланды. Әтиемне, абыемны сугышка озатып, әни өч бала белән калды. Абый 1943 елда, әти 1945 елда каты яраланып, туган якларга кайттылар. Күп кенә җитәкче эшләрдә эшләделәр.
Сугыш вакытында күргәннәр, беркайчан да истән чыкмыйлар. Әниләр апа белән көне- төне колхоз эшендә, без 1931 нче елгы абыем белән өй эшендә, терлекләргә улән җыябыз, урманга барып, корыган ботакларны җыеп, күтәреп утын алып кайтабыз.Туфан Миннуллин белән беренче класстан алып, 10 нчы классны тәмамлаганчыга кадәр бергә укыдык. Башта Олы Мәрәтхуҗа башлангыч мәктәбендә 4 ел, аннан Олы Салтык җидееллык мәктәбендә 3 ел, урта белемне Олы Карамал мәктәбендә алдык. 10 классны тәмамлагач, Олы Салтык җидееллык мәктәбенә өлкән пионервожатый һәм математика укытучысы итеп билгеләделәр. Читтән торып, Казан педагогия институтының физика- математика факультетын (1953-1959 елларда) тәмамладым. 46 ел буена Кама тамагы районы мәктәпләрендә: Балтач җидееллык мәктәбендә 3 ел, Олы Бортас җидееллык мәктәбендә 5 ел, яңадан Олы Салтык мәктәбендә 1998 елга кадәр математика, физика, информатика, сызым, йорт эшләре дәресләрен укыттым. Күп гратоталар, "Россиянең мәгариф отличнигы" медале белән бүләкләндем, "Өлкән укытучы" исемен алдым. Укытудан тыш өстәмә эшләр: профсоюз председателе, математика укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе, авыл Советы каршында оештырылган "Хатын- кызлар Советы" җитәкчесе вазифаларын башкардым.