Ганиев Гариф Гани улы (1924-1995)
Ул ата-бабадан мирас итеп калдырылган зур байлыкка ия кеше иде. Ул байлык – аның оста куллары, хезмәт сөюче куллар. Гасырлар буе уңдырышсыз җирне эшкәртеп иген үстергән, җир туйдыра алмаса, нинди дә булса һөнәр үзләштереп көн күргән авыл кешесе. Менә шундый балта эшенә маһир Гани бабайның улы Гариф ага да авылда яшьли үк оста кул булып шөһрәт ала.
Тик бу тыныч хезмәт юллары озакка бармый. Унсигез тулу белән, 1942 елда ул сугышка алына. Алар дүрт егет, дүрт яшьтәш бергә китәләр: Вәлиуллин Мулланур, Шәрифуллин Тимерхан, Фәрхетдинов Госман һәм Ганиев Гариф.
1943 елның апрель башында туп-туры Курск дугасына җибәрәләр. Малоархангельск районында Гариф 6 нчы гвардия минометчылар полкына эләгә. “Катюша” ларны җир казып яшерү, маскировать итү, оборонада тору башлана. Командиры университет тәмамланган чуаш егете, бик тәртипле, яхшы оештыручы, солдатлар белән бик яхшы мөгамәләдә. Дошман ничек кенә котырынмасын, оборонаны өзә алмый. Командирга Герой исеме, солдатларга “Хәрби батырлык өчен” медале тапшырыла. Ике көннән артхәзерлек белән һөҗүмгә ташланалар.
Ул каты сугышлардан соң 6 нчы полкны Мәскәү янына беразга ялга кайтаралар. Аннан яңа техника белән коралландырып, өр-яңадан киендереп, Белоруссиягә яңа сугышларга озаталар. Гомельгә Полесье сазлыклары, аркылы-торкылы агач түшәлгән юллар аша “Катюша” га төялеп килеп җитәләр. Гомель өчен каты сугышлар бара, шәһәр азат ителгәч, 6 нчы полкка Гомель исеме бирелә.
Гариф Ганиев инде Икенче Украина фронты составында Румынияне, Венгрияне, Чехословакияне немец-фашист илбасарларыннан азат итү сугышларында катнаша.
Сугышларның берсендә шартлый торган пулядан аягы яралана. Пуля сөяккә кереп, ярып, чәрдәкләп чыгып китә. Бу 1945 елның 29 апреле. Җиңүгә дә санаулы көннәр калган, кояшлы ямьле яз. Каты яраланган хәлдә аны аны Карпат тавы итәгендә утырган Лученец шәһәре госпиталенә китерәләр.
Туган авылына кайтып төшкәндә аңа бары 21 яшь була. Чәчәк кебек яшьлеге, иң матур егетлек көннәре сугыш гарасатында кагылып-сугылып үтә.
1958 еллда аны Морт урта мәктәбенә хезмәт дәресләрен укытырга чакыралар. Ул мәктәп остаханәсендә балаларны 30 ел буе үзенең һөнәренә өйрәтә. Укучылар белән район ярышларында беренчелекне бирми, бик күп Мактау кәгазьләре ала.
1946 елда өйләнеп, тормыш иптәше Нәфисә апа белән 48 ел бергә гомер итә. Гариф абый гомере буе авыл халкына ярдәм итеп яши: тәрәзә-ишек ясый, кайрау, төзәтү эшләрен карусыз һәм түләүсез башкара. Лаеклы ялга чыккач та ул биш ел мәктәптә эшен дәвам иткән.
Материал подготовлен по книге Д.Каюмовой “Навечно в памяти народной”,2000 год