“Әниебез Мамадыш районы Сәртек авылында күп балалы гаиләдә туган. Бала чагы ачлык вакытларына туры килә, аннан сугыш башлана. Ачлыкка интеккәч, башка балалар шикелле кырдан черек бәрәңге җыеп ашау, яз җитү белән кычыткан җыю, исән калу өчен тырышу була. Әтисе сугышка китеп хәбәрсез югалу, бу гаилә өчен бик зур кайгы китерә.1960 нчы елда әтиебез белән гаилә корып җибәрәләр. Гомер буе совхозда эшләп лаеклы ялга чыга. 1999 нчы елда каты авырудан соң вафат була. Урта Нырты авылында җирләнгән”, дип сөйли кызы Арикиева Рушания. “1941-1945 нче елдагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәте өчен”медале белән бүләкләнә (№ 350908 от 30.10.1996)