Гаппарова Хәҗәр Гәрәй кызы1932 нче елда Татарстан РеспубликасыСаба районы ЯзлыАрташавылында туа.
“Сугыш башланган куркыныч хәбәрне чишмәгә суга барганда ишеттем. Икенче көнне үк бик күп ир-егетләр сугышка чыгып китте. Авыллар бушап калды. Озакламый авылда карт-коры, хатын-кыз, бала-чага гына калды. Эшкә яраклы атларны да сугышка алып бетерделәр. Барлык авырлык хатын-кыз, бала-чага өстенә төште. Басуда үгезләр җигеп җир сукалап, иген-икмәкне чәчү, үстерү җыю, урнаштыру эшләрен барысын да олылар белән бергә эшләдек. Җиңүгә ышанып яшәдек. Ашарга ризык, киенергә кием булмады. Алабута, черек бәрәңне белән ач үлемнән сакланып кала алдык. Бик күп кеше ачлыктан үлде. Кичләрен ай яктысында сугышка бияләй, оекбашлар да бәйләдек. 8 сыйныф белемем бар.
Сугыштан соң Донецк шәһәрендә шахтада эшләдем, шунда ук кияүгә дә чыктым. Ирем белән 4 бала тәрбияләп үстердек. Хәзерге вакытта лаеклы ялда, ирем белән Иске Икшермә авылында яшибез,”- дип истәлекләре белән уртаклашты Хәҗәр апа.