Гарифуллина Оркыя Фәйзрахман кызы 1928 елның 9 нчы мартында Питрәч районы Шәле авылында 1 нче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә 6 бала үсәләр. Мәктәптә 8 класс белем ала. Соңыннан ул колхозда актив хезмәт итә. Урак ура, борчак суга. Әлки районына агач егарга, утын турарга җибәрәләр. Кайткач фермада эшли. 1955 елда Пәрәү авылы егете Минхариска кияүгә чыга. 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Авылда да ашлык игүдә, чөгендер алуда катнаша.1985 нче елда лаеклы ялга чыга. Лаеклы ялга чыккач та, озак еллар буе бәрәңге алуда колхозга булыша. “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә. Бүгенге көндә кызы Зөлфия
гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши.