1931 нче елның 2 нче февралендә Кече Кибәче авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа 10 яшьбула. 9 балалы гаиләдә 2 нче бала булып дөньяга килә. Әтисе Фатих абый1941 нче елны сугышка китә. 2 тапкыр пленда була. Германиягә кадәр барып җитә. 1945 нче елның август аенда кайта. Гәрәфетдин, олы бала булганлыктан, әнисенең төп ярдәмчесе була.Сугыш чорында 5 класс белем ала. Башта Төбәк авылында җидееллык мәктәптә, аннан соң Икшермә авылына йөреп укый. "Бөтен класска бер дәфтәр, бер китап, бер каурый иде. Салкын мәктәп, тамак ач, ягарга утын юк. Ашарга җитми иде", - дип искә ала Гәрәфетдин абый. Яшьтән колхозда эшли. Басу эшләрен, җир тырмалау, культивация, чәчү эшләре, сука эшләрен эшли. 1943 нче елны, атлар күпләп үлгәнгә, сыерларны сукага өйрәтә. "Бар да фронтка!" дигән лозунг астында эшлиләр. "Урлаганны күрсәләр, төрмәгә ябалар иде", - ди. Тылда калган кешегә бигрәктә авыр була.
Әтисе белән хатлар алышыпторганнар. Бер хатында ул кулына пуля тиеп яраланганын яза. Сугыш беткән дигән хәбәрне ишеткәч, бик сөенәләр, елашып та алалар. Сугыш беткәч тә, тормышы тиз генә җиңеләйми. Тормышлар бераз җайлангач, 1955нче елдаМөнәвәрә апа белән гаилә коралар. Германиядә хезмәт итә. Чистай техникумын тәмамлый. Совхоз төзүдә катнаша. Шунда мастерская мөдире булып эшли. Казанда ФЗӨ дә укый. Кече Кибәчедә управляющий булып тора. Беренчеләрдән булып ут кертә. Аерым станция булдыра. Аннары инженер булып эшли, комплекс начальнигы да итәләр. 1991 нче елда лаеклы ялга чыга.
Ул : "Хәзерге заман балаларына без күргәннәрне күрергә язмасын", - дип теләп кала. Бүгенге көндә Гәрәфетдин абый белән тормыш иптәше Мөнәвәрә апа Кече Кибәче авылында тигез картлыкта гомер итәләр.