1928 елның 5 нче июлендә хәзерге Теләче районы Урта Мишә авылында төпчек бала булып дөньяга килә. Яшьтән әтиләре үлеп, авыр тормышта ятим үсә. Баландыш җидееллык мәктәбендә укып белем алгач, 1944 елда 14 яшендә Саба районы Урта-Саба авылында башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгелиләр. Казанда педучилищеда читтән торып укып, педагогик белем ала. Ләкин 9 ел эшләгәч, кыскартылуга эләгә.
1947 елда Урта- Саба егете Касыйм белән гаилә кора. Бер-бер артлы 5 балалары дөньяга килә. 1953 елда кибеттә сатучы булып эшли башлый. Матур гына эшләп-яшәп ятканда, гаиләсенә авыр кайгы килә. Тормыш иптәше Касыйм 35 яшендә авариягә эләгеп үлә. Ә үзе 32 яшендә 5 бала белән тол кала. Әле ярый кайнансы аңа тормышында олы терәк була. Кайнанасы өйдә балаларны, өй эшләрен карап тора, ә ул үзе бөтен көчен, тырышлыгын биреп кибеттә эшли, тормыш алып бара.
1984 елга кадәр 31 ел кибетче булып эшли Әминә апа. Эшләү дәверендә зур уңышларга ирешә, аның тырыш хезмәте күп кенә дәүләт бүләкләре белән бәяләнә:
* 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 30, 40, 50 ,55, 60, 65, 70 еллыгы хөрмәтенә Россия Федерациясенең юбилей медальләре.
* Знак “Победитель социалистического соревнования 1980 года”. Знак учрежден ЦК
КПСС, Советом Министров СССР, ВЦСПС и ЦК ВЛКСМ.
* Юбилейный медаль “За доблестный труд в
ознаменование 100-летия со дня рождения Владимира
Ильича Ленина”.
* Медаль “Ветеран труда”, 07.09.1978.
* Удостоверение ветерана Великой Отечественной
войны, 13.02.2003.
Гарипова Әминә балаларын берүзе тәрбияләп үстерә, кеше итә, укыта, барысын да олы тормыш юлына бастыра.Барысы да тормышта үз урыннарын табалар, аның хәзер 9 оныгы, 14 оныкчыгы бар.
Әминә апага тормыш кырыс була, ул аны төрле яклап сыный. Лаеклы ялга чыгып, балалар игелеген күреп, тормышларына сөенеп кенә яши башлагач, 1992 елда олы кызы авариягә эләгеп, Ташкентта үлә, аны анда күмеп калдырып кайта. 3 оныгы ятим кала. 2003 елда кече улы йөрәк белән үлеп китә. Аны күмеп 6 ай үткәч, олы оныгын 35 яшендә югалта. Аның белән генә дә бетми, 2004 елның 30 ноябрендә өченче баласын – малаен озата. Бер ана үз гомерендә 3 баласын һәм оныгын югалта. Хәзер Әминә апа 87 яшендә, Алан-Елга авылында кызы Гүзәлия тәбиясендә яши.