1931 нче елның 6 нчы июнендә Саба районы Сад-Ключ (хәзерге Көек) авылында алты балалы гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. 1938 нче елда Нырсы мәктәбенә 1нче класска укырга керә. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа бары 10 яшь була. Сугыш башлану хәбәрен әнисеннән ишетә. Мәктәптә укулар туктатыла. Укыган чорлары Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы бик авыр елларга туры килә. Ир-атлар сугышка китү сәбәпле,Мөнәвәрә апага да ул вакытларда барлык яшүсмерләр кебек көч җитмәстәй эшләр башкарырга туры килә.Үгез җигеп утын, салам ташу, ат җигеп су ташырга да туры килә аңа. Амбардакатлаулы молотилкада төнге сменада кул белән икмәк чистартуда да эшләгән. Икмәкне чистартып, атка төяп, Шәмәрдәнгә озата торган булалар. “Ул елларның авырлыгы турында сөйләп кенә бетерерлек түгел.Сугыш вакытында яшәве бик авыр иде, ашарга табу кыен булды, барлык әйберләрне дә сак тотарга туры килде, сугыш хәсрәтен бөтен ил белән бергә күтәрдек.Инде минем кебекләр сирәк калгандыр. Шөкер, яшьлегебездә авырлыклар кичерсәк тә, картлыгыбыз рәхәт тормышта уза. Яшьләр бу рәхәт тормышның кадерен белсеннәр иде, бүтән беркемгә дә без күргәнне күрергә язмасын", - дип сөйли Мөнәвәрә апа.Сугыш вакытындаөлкәннәргә кушылып солдатларга оекбаш бәйләү, кич утыруларын да хәтерендә яңарта ул.
1955 елда Кече Кибәче авылына Гарәфетдин абыйлар гаиләсенә килен булып төшә. Гарәфетдин абый белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр.
Хәзерге вакытта Кече Кибәче авылында икесе бергә матур гомер кичерәләр.