Гарипова Рауза Закир кызы 1925 елның 25 нче июлендә Пәрәү авылында Сабир белән Гаишә гаиләсендә туып усә. Гаиләдә җиде бала, Рауза апа беренчесе. Яшүсмер чактан урак ура, утын турый, орлык ташырга йөри. 1941 елда окоп казый бара, Каравай бистәсенә детальләр ясау эшенә җибәрәләр. Шушы авыл егете Миннегалигә кияүгә чыгып,
ике ул, ике кыз үстерәләр. Колхозның төрле эшләрендә эшләп, лаеклы ялга чыга. “Фидакарь хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны”, юбилей медальләре белән бүләкләнә. Бүгенге көндә кызы Рузалия, кияве Рифкат тәрбиясендә
кадер-хөрмәттә яши.