Гатауллин Мәхмүт Хисматович
1923 елда Урта Әлки (Китәнче) авылында туа. 19 яшендә сугышка китә. Мәхмүт Хисматович -өлкән лейтенант сугышның соңгы көненә кадәр сафта була. Ул рота командиры урынбасары,элемтә взводы командиры булып хезмәт итә. Хөкүмәтебез Гатауллин Мәхмүт аганы сугышчан батырлыклары өчен « Кызыл йолдыз» ордены, 1 һәм 2 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары белән һәм 4 төрле медаль белән бүләкли.
Гатауллин Мәхмүт Хисматович сугыштан соң район үзәгендә райкомда эшли.
19 елдан артык ул Үргәгар авылы мәктәбендә директор булып эшли.
Ул- халык мәгарифе отличнигы, “1973 ел өчен социалистик җиңүчегә “ билгесе белән, күп мактау грамоталары белән бүләкләнә.1978 елда Гатауллин Мәхмүт Хисматовичка ТАССР ның атказанган укытучысы исеме бирелә.