Гатауллин Сөнгатулла Гатаулла улы 1920 нче елда элеккеге Котлы Бөкәш районы Чураш авылында туган. Язмыш аны әнисе белән Кече Кибәче авылына алып кайта. Бала чагы һәм үсмер чоры Кече Кибәчедә үтә. Күмәк эшләрдә эшли. Егет булып җитешкәч, Донбасс шахтасына эшкә китә. Сугыш башлангач, шахтага бомба эләгеп аста кала, иптәшләре казып чыгара. Шуннан соң 1 ел гипста ята һәм гарип булып кала. Инвалид булдым дип, өйдә ятмый: колхозда конюх булып эшли. Совхозда төрле эшләрдә катнаша. Дуңгызчылык комплексында эшләп, пенсиягә чыга. 2004 нче елда вафат була.