Гатауллина Шәмсегаләм Газизҗан кызы 1920 нче елда Кече Кибәче авылында күп балалы урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Сугышка кадәр колхоз эшендә эшли. Сугыш чорында урман кисүдә, окоп казуда һәм колхозның төрле эшләрендә катнаша. 1946 нчы елда тормышка чыга. Тормыш иптәше белән сигез бала тәрбияләп үстерәләр. Колхоз, соңрак совхоз эшләрендә эшли. Урманда агач үсентеләре үстерүдә хезмәт итә.
Шәмсегаләм апа 2003 нче елның январенда вафат була.