ГАВРИЛОВ Пётр Михайлович (17.6.1900, Казан губернасы, Лаеш өязе Әлбәдән авылы - 26.1.1979, Брест шәһәре), татар милләтеннән. Советлар Союзы Герое (30.1.1957), майор. Мәскәүдә М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый (1939). Гражданнар һәм совет-фин сугышларында катнаша. 1941 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 44 нче укчы полк (13 нче армиянең 42 нче укчы дивизиясе) командиры. 1941 нең 22 июненнән 23 июленә кадәр Брест крепостеның Көнчыгыш фортын саклау белән җитәкчелек итә. Әсирлеккә эләгә. Брест концлагеренда була. 1945 нең маенда совет гаскәрләре тарафыннан азат ителә. 1946 га кадәр армиядә хезмәт итә. Репрессияләнә; 1957 дә аклана. Брест крепосте оборонасы белән җитәкчелек итүдәге батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. СССР ЮС депутаты (1958-62). Туган җирендә, соңрак Краснодарда яши. П.Гаврилов К.Молчановка «Брест крепосте» операсын иҗат иткәндә киңәшче була, «Чик буе» кинофильмын төшерүдә катнаша. Ике Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә. Брест шәһәренең мактаулы гражданы, Гаврилов исеме Казан, Краснодар һәм Питрәч авылы урамнарына бирелә. Питрәч районының Күн авылында Геройның бюсты куела.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Смирнов С.С. Брестская крепостә. М., 1964; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
М.З.Хәбибуллин.