Тимершәех Гайнанов Керәнне авылында ярлы крестьян гайләсендә туып үсә. Сугыштан соң Казанда яши, аэропортта слесарь булып эшли. Ул Кырымда яшерен оешма (подполье) эшчәнлегендә актив катнашкан. Бик тыйнак кеше буларак, ул сугыштан кайткач үзенең партизан отрядындагы эшчәнлеге турында беркемгә берни сөйләми. Кырымдагы сугышчан дуслары аны эзләп тапканнан соң гына Гайнановның партизанлык тарихы ачыла.
1942 елның октябрендә Тимершәех Гайнанов һәм аның дүрт иптәше самолетлары белән Кырымның Зуйск тирәсендәге урманга төшәләр. Кыска гына арада алар 12 кешедән торган патриотик оешма туплыйлар, Симферополь яшерен оешмасы белән элемтәгә керәләр. Тимершәех төркемнең элемтәчесе буларак Кырымны аркылыга – буйга йөри, разведка материаллары туплый, һәртөрле шартлаткычлар эзли. Зуйск урманнарындагы яшерен группаларга шартлаткычлар илтә һәм күзәтү материалларын тапшыра. Ул өләшкән миналарны партизаннар тиздән үз эшләрендә файдаланалар. Джанкой янында фашистларның хәрби составы шартлый, складлары күккә оча. Совет самолетлары алар күрсәтүе буенча дошман аэродромын шартлаталар. Һөҗүмгә хәзерләнү совет гаскәрләре өчен Симферопольның төгәл картасын төзүдә Гайнанов якыннан торып катнаша. Кырымның яшерен оешмалар җитәкчесе И. Козловны һәм аның иптәшләрен аларга һөҗүм булачагы турында Тимершәех бик вакытлы кисәтә, фәкать шул сәбәп кенә төркем тар-мар ителүдән котылып кала.
Сугышчан дуслары аны яхшы хәтерлиләр аның турында язалар “В Крымском подполье” һәм “Крым в Великой Отечественной войне” китабы үзенең берничә битен Тимершәех Гайнанов Батырлыгына багышлый.