Миңлебикә әбием сөйләгәннәрдән чыгып, бабам - Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнетдин Борһанов турында язып үтәсем килә.
Ул 1925 елның 25 декабрендә Аксар авылында туган. Сугыш башланганда аңа 16 яшь кенә була. Әлбәттә, сугышка киткәннәрне алыштырып, колхозда төп эшләүчеләр булып калалар алар яшендәгеләр. Киләчәккә әллә нинди зур планнар корган яшьләрнен хыялларын челперәмә китерә сугыш. 1943 елнын гыйнварында 18 яше тулуга, дәү бабамны сугышка алалар. 25нче разведка ротасында иң каты, канлы бәрелешләр шаһиты була ул. Берничә мәртәбә яралана. Ленинград, Рига, Сверловск госпитатальләрендә дәвалана. Аеруча куркытканы -1943 елның маенда снаряд шартлавыннан алган контузия. Ул 3 ай буе госпитальдә ята. Бигрәк тә яңадан сөйләшә алмавыннан курка ул. Аллага шөкер, дәвалану уңай нәтиҗә бирә.
Дәү бабам Кенигсберг шәһәренә кадәр юл үтә. 1944 ел февраленнән сугыш беткәнче разведчикларның отделение командиры була ул. Җиңүгә санаулы көннәр калганда, февраль аенда янә яралана.
1945 елнын июнендә туган авылы Аксарга инвалид булып кайтып төшә дәү бабам. Ул кайтуга әти-әнисе үлгән була. Туган апасы аны бик тырышып дәвалый, яшь тәндәге яра әкеренләп төзәлә, әмма умыртка баганасындагы тирән чокыр гомергә кала.
Сугыштагы батырлыклары өчен дәү бабамны “Батырлыгы өчен” медале, икенче һәм өченче дәрәҗәдәге Дан ордены белән буләкләнә.
Сугыштан кайткан дәү бабам башта туганнарында яши, чөнки өйләре иске, җимерек була. Аны ашлык амбарына житәкче итеп куялар. Дәү бабамның язмышына яңадан кырыс көннәр килеп керә: сугышның барлык авырлыгын иңнәрендә күтәргән, илебезнен җиңүе өчен сәламәтлеген дә, көчен дә кызганмаган бабамны, 90-100 килограмм икмәге җитми дип, 5 елга Себергә төрмәгә жибәрәләр. Аллага шокер, 9 айдан амнистиягә әләгеп, ул туган авылына әйләнеп кайта.
Алтын куллы була дәү бабам. Аның катнашында авылыбызда 28 өй, мәктәп, күпер, тегермән, колхоз фермалары җиткерелә. Сонгы елларда такта яручы булып эшли ул. Картайган көннәрендә якыннары арасында бәхет-хөрмәттә яши. Дәү әбиемнең иртәрәк үлеп китүе генә аның өчен зур зур хәсрәт була. Бер елдан соң дәү бабам үзе дә китеп бара.
Азалия Борһанова, 9нчы сыйныф укучысы.