Мин Дәүләтшина Ания Ибраһим кызы 1931 елның 15 июнендә Олы Карамал авылында туганмын. Эш стаңым бер урында 40 ел. Лаеклы ялга чыкканчы "Большевик" колхозында хисапчы булып эшләдем. коммунистлар партиясе составында 36 ел член булып тордым. Төрле эшләрдә катнаштым. 1941 елда әти сугышка китте. Әни белән без азрак чирәм ертканыбызны хәтерлим. тормышны бер урыннан икенче урынга күчереп, маллар аз калган. 1942-1943 елларда без бик ачыктык. Энем Илдус белән чиләк, кайчы алып алабута җыйдык. Бервакыт Ишем авылында детдом ачылганын белдек, энем Илдус шул детдомга китте. Ул анда төрле мәктәпләрдә укып йөрде. Соңыннан дипломлы булып чыкты. Аннан ул районга РОНОга эшкә кайтты, инспектор булып эшләде. Ә менә миңа аввлда әни белән торырга туры килде. Әниләр иртә таңнан уракта йөрделәр. 1942-1943 елларда Ылгыма дигән елга аркылы чыгып, сатлыган кырына эчерек, өшегән бәрәңге җыярга бара идек.