Урта Нырты авылында туган һәм җирләнгән.“1941-1945 нче елдагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәте өчен”медале белән бүләкләнә (№ 325561 от 28.09.1948)
“Мин Гайнутдинова Минзифа 1914 нче елда туган. Минем ирем Гайнутдинов Кутдус 1914 нче елда туган. Без 1941 нче елда Ватан Сугышы башланганда Комсомольский шәһәрендә идек. Минем ирем шуннан 26 нчы июньдә, армиягә алынып, сугышка китте. Мин үзем шәһәрдә калдым. Ул Сталинград астында 1942 нче елда яраланып, госпитальдә дәваланды. Савыгып госпитальдән чыккач, Украина фронтына сугышка китте. 1944 нче елның октябрендә отпускага кайта. Өйдә ун көн торганнан соң кире фронтка китә. 1945 нче елның апрелендә Берлинга барабыз, Берлинны алабыз, дип яза. Сугыш бетәр алдыннан авылдашыннан гына үлгән хәбәре килде. Без аны шул көннән бүгенге көнгә кадәр чын күңелдән, чын йөрәктән көтәбез. Ялгыз булып калдым. Бала үстердем. Бөтен авырлыклар үз җилкәмдә булды. 5 апрель 1985ел. Имзам Гайнутдинова”