ГАЙСИН Әхмәтсафа Гайсә улы (1918, хәзерге Мари Республикасы, Бәрәңге районы Портчара авылы - 27.11.1943, Запорожье өлкәсе, Вольнянский районы Капустяный авылы), Советлар Союзы Герое (22.2.1944, вафатыннан соң), гвардия кече лейтенанты. Колхозда эшли. Кече лейтенантлар курсларын тәмамлый (1943). 1938 елдан Кызыл Армиядә. 1943 нең июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 185 нче гвардия укчы полкның (12 нче армиянең 60 нчы гвардия укчы дивизия) укчы взвод командиры. Көньяк-Көнбатыш фронты гаскәрләре составында Донбасс һәм Запорожье һөҗүм операцияләрендә катнаша (1943). 1943 нең 26 октябрендә Запорожье шәһәре янында Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: дошман траншеясына беренче булып бәреп керә, сугышта рота командирын алыштыра, дошманның 13 контрһөҗүмен кире кайтара. Шуннан соңгы сугышларның берсендә һәлак була. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 3; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
М.З.Хәбибуллин.