«Газизов Шәрипҗан Газиз улы – 1918 нче елда Кукмара районы Туембаш авылында ишле гаиләдә туа. Балачагы шушы авылда үтә, башлангыч мәктәпне тәмамлап, укуын Мәчкәрә мәктәбендә дәвам итә. Кукмара военкоматы аша яшь, үсмер малайны армия сафларына алалар. Ул Ташкентта пограничник булып хезмәт итә. Аның белән бергә Кукмарадан удмурт, татар егетләре дә була. 1941 елның июнь урталарында хезмәтне бетергәч, егетләр Кукмара базары янында урнашкан ашханәдә очрашырга сүз куешканнар. Алар очрашкан көнне сугыш башланганлыгын шушында ишетәләр. Шушы көнне үк аларны һәм башка ир-атларны машинага төяп, Можгага алып киткәннәр. 28 июньдә йөк вагоннарына утыртып I Украина фронтына озаталар. Можгадан Шәрипҗан “Мине югалтмагыз, мине сугышка алдылар. Әле без Можгада учениеда, аннары фронтка китәбез”, -диеп әнисенә хат юллый. Әнисе Махирә, кызы Шәкүрә белән продуктлар җыеп, Шәрипҗан янына юл тоталар. Бу аларның соңгы очрашулары була. Шәрипҗан Румынияга хәтле барып җитә. Румынияда контрнаступлениядә немецлар бик каты сугыша. Безнең солдатлар ач, хәлсез, бик арган булалар. 1944 нче елның 14 маенда кече сержант Газизов Шәрипҗан һәлак була, Румынияда, Баштень авылында җирләнә (“Хәтер китабы”, 301 бит). Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен Газизов Ш. бик күп орден – медальләргә лаек була» - Газизова (Мингазова) Минзирә истәлекләре (Газизова Шәкүрә апа кызы).