Газизова Хәлимә Миңнулла кызы 1927 елның 8 ноябрендә Арча районы Чөмә-Елга авылында туа.
4 еллык башлангыч белемне дә Чөмә-Елга авылында ала. 1941 елда сугыш башлангач авылдан ир-егетләр китеп бетә. Барлык хуҗалык эшләре бала-чага, хатын-кыз җилкәсендә була. Балалар колхозның яшелчә бакчасында кыяр, кәбестә, кишер үстерәләр. Кышын фермада маллар карарга, сыер саварга булышалар. Атлар, сыерлар җигеп басуларда, ындырда төрле эшләр эшләгәннәр. Борчак , печән чабуда катнашканнар.
Хәлимә Газизова яшьтән энисез калып, үги ана белән үсә. Әтисе сугышка киткәч , Саба районы Югары Симет авылына бертуган апасына килә. Колхозда төрле авыр эшләрдә эшли. Казан шәһәренә эшкә китеп карый, ләкин авылны сагынып кире кайта.
1961 елда Түдән Утар егете, алдынгы тракторчы Газизов Нурулла белән тормыш корып җибәрәләр. 4 балага гомер бирәләр. Бер кызларын, бер улларын югалту хәсрәтен дә кичерәләр. Колхозда төрле авыр эшләрдә эшлиләр. 41 ел гомер иткәч, тормыш иптәше авырып вафат була. Бүгенге көндә Хәлимә әби уллары тәрбиясендә гомер итә. “Балаларга, оныкларга без күргәннәрне күрергә язмасын! Сугышлар булмасын!” –ди ул.