1919 елның 24нче декаберендә Саба районы Мәртен авылында туа.
Саба урта мәктәбендә 6 класс укыганнан соң, Казанга ФЗӨгә укырга керә. 1
ел укыгач туган авылына кайта. Әтисе эшен дәвам итеп умартачылык белән
шөгыльләнә башлый. Кулыннан килгәнчә авылдашларына да ярдәм итә,
печән чаба, фермада эшли. Сугыш чорында Саба районы Туктар җирле
үзидарә сәркәтибе булып эшли. Фронтка җибәрер өчен җылы киемнәр һәм
акча җыюда, колхоз эшләрендә актив катнаша. Сугышта ике абыйсы
катнаша, әмма ул аларны сугышның икенче көнендә югалта. Чөнки алар
Брест кирмәнендә хәлак булалар.
Зөлхиҗә апа 1939 елның язында Газизов Шәйхулла Газиз улына кияүгә
чыга. Сугыштан соң 1946 елда алар ире һәм ике баласы белән Саба районы
Лесхоз бистәсенә күчеп киләләр, монда аларның тагын биш балалары
дөньяга килә. Шул сәбәпле ул күп еллар балалар тәрбияләүгә һәм хуҗалык
эше белән шөгелләнә. Балалары үсеп җиткәч Лесхоз ягулык салу
станциясендә пенсиягә чыкканчы эшли.
Тырыш хезмәтләре өчен “БөекҖиңүгә 50 ел”, “Бөек Җиңүгә 55
ел” медальләре белән бүләкләнә.Зөлхиҗә апа 2009 елның 18
октябрендә мәрхүм була һәмЛесхоз бистәсендә иске зиратта