ГАЗИЗУЛЛИН Ибраһим Галим улы (3.6.1919, Чиләбе шәһәре - 30.5.1944, Яссы шәһәре янында), Советлар Союзы Герое (1.7.1944, үлгәннән соң), гвардия өлкән лейтенанты. Пермь хәрби авиация очучылары мәктәбен тәмамлый (1940). 1939 елдан Кызыл Армия сафларында. 1943 нең 1 гыйнварыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 667 нче штурм авиациясе полкының эскадрилья командиры урынбасары (1 нче штурм авиациясе дивизиясе, 1 нче штурм авиациясе корпусы). Төньяк Кавказ, Дала һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Кавказ өчен барган сугышларда (1943), Кубаньдагы һава сугышларында (1943), Белгород-Харьков һөҗүм операциясендә (1943), Днепр өчен барган сугышларда (1943), Кировоград, Корсунь-Шевченковский, Умань-Ботошани һәм Яссы-Кишинёв (1944) операцияләрендә катнаша. Г. 90 сугышчан очыш ясый, төркем белән 16 һава сугышында дошманның 7 самолётын бәреп төшерә. Сугышчан бурычын үтәгәндә батырлык күрсәтә. Сугыш барган урында җирләнә. Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Газизуллин исеме Чиләбедәге бер урамга бирелә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Кислицин А.С. За землю родную. Челябинск, 1967; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
М.З.Хәбибуллин.