Батыргәрәй абый 1922 елның 26 декабрендәМамадыш районы Югары Кыерлы авылындадөньяга килә. Ятим калып йортлары янгач кечкенә
энесе белән 1936 елда Саба районы Лесхозбистәсенә эш һәм торырга урын эзләп килеп чыга.Урман кисү эшенә ул бик тиз ияләшә. 1941 елны
Сугыш башлангач аны барлык булган ирләрбелән фронтка алып китәләр.Сугыш елларын искә алу аңарга бик авыр була.
Моның белән ул ходайга рәхмәтле. “Юлларымда фәрештәләр канат җәеп
торгандыр инде. Чөнки сугышның үзәгендә кайнадык. Иптәшләремнең
күбесе кайнар, шартлау-ут эчендә сугыш кырында башларын салып калдылар
“дип авырсынып искә ала. Ленинград блокадасын өзәргә ярдәм итә. Бик күп
тапкыр яралана, җиде тапкыр госпитальгә эләгә һәм берсендә үлгән дип
мәетләр янына чыгарып та куялар. Инвалидларны кайтарырга дигән приказ
чыкса да, Гәрәй абый үзе теләп яңадан фронтка китә. Сталинград сугышы
аның хәтерендә тирән яра калдыра. Яралы әле терелеп тә җитмәгән килеш
сазлыклар аша үтүләр аның бу сугыш чорын искә алганда калтырану, салкын
тир бәреп чыкты. Идел ныгытмасын саклаганда яңадан каты яралана.
Госпитальда аңына килгәч, сугыш кырында уң аягының бер өлеше өзелеп
калуы һәм йөрәгенә 10 см кала 3 кыйпылчык калганын әйтәләр. Гомерен
саклап калу өчен ул кыйпылчыкка тимиләр.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Ватаныбыз, аны “Кызыл йолдыз”,
“За отвагу”, “Сталинград оборонасы өчен”, “За победу над Германией”
орденнары, рәхмәт хатлары һәм медальләр белән бүләкли.
Сугыштан соң 22 яшьлек егет сыңар аяк һәм култык таягы белән кабат
Лесхозга кайта. Аны энесе Хәмит сөенеп каршы ала. Аяксыз булса да РММ
да токарь эшен бик тиз үзләштерә. Лесхоз кызы Рашидә апа белән гаилә
1971 елның 26 октябрендә Саба хастәханәсендә йөрәгендә сугыш
вакытыннан калган өч осколканын берсе йөрәгенә тишеп кереп 47 яшендә
вафат була һәм Лесхозда иске зиратта жирләнә.