Газиҗанова Рашидә Мехәммәтгата кызы 1927 елның 13 апрель аенда
Кукмара районы Иске-Йорт авылында туа. Ул Байлангар мәктәбендә биш
сыйныф белем ала һәм Састамак станциясенә тимер юлга эшкә керә. 1938
елда гаиләләре Саба районы Лесхоз бистәсенә күчеп килә. Рашидә апа да
гаиләдән калмый.
Бөек Ватан сугышы башланганда ул 14 яшендә була. Эшче көчләр
калмау сәбәпле, иртәдән кичкә кадәр урман эшендә күп көч куя. Иптәшләре
белән бергә кул пычкысы ярдәмендә агач кисәләр, күмер яндыралар. Бу
күмерләрне Каинсар станциясе аша фронтка паровозларга ягулыкка
җибәрәләр. Сугыш еллары булганга авырлыклар күп туа, фронтка кирәкле
мылтык саплары кисәргә, төрле эшләр эшләргә туры килә. Солдатларга
дәвага зелпе тамырлары, миләш, мәтрүшкә, юкә чәчәкләре, кура җиләге
киптереп фронтка җибәрә. Сеңлесе белән кичләрен сарык йоныннан бияләй,
тула оекбашлар, шарф бәйләп бик күп посылкалар сугыш кырларына озата.
Шушы хезмәтләре өчен “Тыл ветераны”, “Хезмәт ветераны” исеме
бирелә.
“1941-1945 елларда фидакарь хезмәте өчен”, “Бөек Җиңүгә 50 ел”, “Бөек
Җиңүгә 55 ел” медальләре белән бәяләнә.
1993 елның 26 июлендә вафат була һәм Лесхозда иске зиратта жирләнә.