Гильманов Бурган Гильманович 1918 елның 17 апрелендә Ямаширмә авылында туа.
Ямаширмә колхоз яшьләренең мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлый. 1973-нче елда Алабуга сәяси агарту техникумында 3 айлык курсларны тәмамлый.
1931-1936-нчы елларда колхозда ат җигеп эшли. 1936-1938 елларда Ямаширмәдә уку йорты (изба читальня) мөдире була. Шул вакытта драмтүгәрәк җитәкчесе, колхоз стенгазетасы редакторы, колхозда ревкомиссия члены була. 1938-нче елның 20-нче ноябрендә Кызыл Армия сафларына алына. 73нче строительный железнодорожный батальонда хезмәт итә.1940нчы елның декабрендә демобилизацияләнә. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941-нче елның 2 июлендә Совет Армиясе сафларына алына. 334-нче укчы дивизиядә старшина званиясендә контразведка взвод командиры булып, 1946-нчы елның мартына кадәр хезмәт итә. 4 Ударная армия составындагы 334-нче укчы дивизия Нелидово, Ржев, Велиж, Витебск, Көнчыгыш Пруссия, Кенигсберг җирләрендә зур җиңүләр яулый.
«Ватан сугышы» ордены (1985), «Батырлык өчен», «Кенигсбергны алган өчен» медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң Җиңүнең 20, 25, 30 һәм 40 еллыгы, СССРнын Кораллы көчләренә 50, 60, 70 ел тулуга, багышланган медальләре бирелә.
2001 елнын 23 январендә вафат булды, Ямаширмә зиратында җирләнде.
Материалны әзерләде руководитель музея «Боевой Славы» МБОУ «Ямашурминская СОШ» Галиахметова Ч.И.